Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир көтүче ятимнәр саны буенча Башкортстан Русиядә икенче урында


Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин
Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин

Кайбер төбәкләрдә ятимнәр фатирны егермешәр ел көтә. 12 төбәктә фатирны мәхкәмә аша гына алып була.

Русия Хисап пулаты ятим балаларны дәүләттән фатир белән тәэмин итүнең торышы хакында саннарны китерде. Башкортстанда 9600 ятим бала дәүләттән тиешле булган торакны ала алмый интегә. Бу күрсәткеч ягыннан Башкортстан Русиядә икенче урында. Бары Бурятиядә генә тораксыз ятимнәр саны күбрәк – 10 меңнән артып китә.

Башкортстан ятимнәрне торак белән тәэмин итү иң начар куелган 16 төбәк арасына кергән. Фатирга чиратта торучы ятимнәрнең 50 проценты шушы 16 төбәктә яши диелә хисапта.

2020 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматка караганда, Русиядә фатирга хокукы булган 279 мең ятимнең 191 меңе аны ала алмаган. Узган елда ятимнәрне торак белән тәэмин итү максатыннан 39,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Ләкин барлык ятимнәргә торак бирү өчен 264,5 миллиардка якын акча кирәк, диелә Хисап пулаты докладында. Русиянең тугыз төбәгендә ятимнәр фатирны 20 елдан да артык көтә. Ингушетиядә ятимнәр якынча 47, Чечняда – 49 ел фатир ала алмый интегә.

Үз хокукларын яклап, ятимнәр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. 2018 елда фатир алган 25 мең баланың 12 меңе моңа мәхкәмә аша ирешкән. Русиянең 12 төбәгендә ятимнәргә фатир бары мәхкәмә карары нигезендә генә бирелә.

Ләкин мәхкәмәнең карарлары да күп төбәкләрдә үтәлми. Бу яктан иң мөшкел хәл Приморье краенда (2018 елда 3,5 мең карарның 3,2 меңе үтәлмәгән). 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан да бу нисбәттән “кара исемлеккә” өстәлгән – 1,2 мең мәхкәмә карарының 900е тормышка ашырылмаган.

Тулаем алганда, фатирга чиратта торучы ятимнәр саны сигез төбәктә генә ел саен кими бара (Калмыкстан, Липецк, Мәскәү, Магадан өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург, Акъяр, Ямал-Ненец автоном бүлгесе). Бу төбәкләрдә чират елына 20 проценка кыскара. 13 төбәктә (Ингушетия, Башкортстан, Татарстан, Саха республикалары, Кемерово, Ростов, Тула, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Приморье крае, Ненец, Чукот һәм Ханты-Манси автоном бүлгеләре) чират елга 20 проценттан кимрәк күләмдә кыскара диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG