Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның җәмәгать транспортында коронавирустан ничек сакланалар


Фәридә Бармина
Фәридә Бармина

Казанда коронавирус аркасында җәмәгать транспортында йөрүчеләр күпкә кимегән. Троллейбусларда салоннарны вирустан дезинфекцияләү эшләре оештырылса да, хосусый ширкәтләргә караган автобусларда дезинфекция иртә-кич кенә ясала. Хосусый автобус кондукторларына көненә өч медицина битлеге һәм бармакчалар бирелә. Азатлык хәбәрчесе шәһәрнең 1нче маршрутында йөрүче троллейбуста һәм 28нче санлы автобусында йөреп кайтты.

Фәридә Бармина Казанның 1нче санлы троллейбус маршрутында кондуктор булып эшли. Троллейбус эченә узгач чисталык күзгә ташлана, борынга хлор исе килеп бәрелә.

Кондукторлар билет сатар өчен аерым, троллейбус эчендә дезинфекция өчен аерым бармакчалар белән тәэмин ителә, шулай ук һәр иртә бер шешә хлорлы су һәм авыз-борынны каплар өчен күп кенә битлекләр биреп чыгаралар. Троллейбус кичен махсус дезинфекция үтә, чисталык сакларга барлык чаралар да җитәрлек, ди Бармина.

Коронавирус таралганда Казан җәмәгать транспортында иминлек чаралары
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

Фәридә Бармина троллейбуста көнгә 11 рейс әйләнә. Кондуктор үзе һәр рейс ахырында хлорлы су белән троллейбусның утыргыч башларын, тотынгычларны сөртеп чыга. Троллейбус бар ишекләре ачып куеп җилләтелә.

"Көне буе битлек, резин бармакчалар киеп эшләү читенрәк ансы, әмма ияләндем инде, кайчак йоклаганда уянып китеп битлегем киелгәнме соң дип битемне капшап карыйм", ди ул битлек астыннан елмаеп.

Җитәкчелек аларның битлек, бармакчалар киюен гел тикшереп тора икән Кайчак көтмәгәндә генә троллейбуска кереп тикшерәләр. Үзләре дә Whatsapp-тагы эш төркеменә битлек кигән фотолар җибәргәләп торырга мәҗбүр.

Фәридә Бармина билет сата
Фәридә Бармина билет сата

Соңгы атнада Казан җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны бик нык кимегән.

“Мөштәриләрем дә булса, җырлый-җырлый эшләр идем, алар гына юк. Коронавирус безне кысты. Моңа кадәр мин төшке аш вакытына, карта белән түләүчеләрне санамаганда, акчалата 5 мең сумлык билет сата идем, ә бүген 2 мең сумлык кына сата алдым”, ди ул.

Бер сәгатьлек рейс вакытында троллейбуска нибары 25 кеше утырды. Күпчелеге банк картасы йә транспорт картасы белән түләде. Битлек берничә кешедә генә күренде.

28нче санлы шәһәр автобусында хәл башкачарак. Анда кондукторга көненә нибары өч пар бармакча һәм өч битлек бирелә. Троллейбустагы кебек һәр рейстан соң дезинфекция ясарга хлорлы су да, аерым бармакчалар да каралмаган.

Рәсүл
Рәсүл


"Без гараждан автобусны кабул итеп алганда дезинфекция ясалган була. Мин аны иртән иртүк алып чыгып китәм", ди автобус йөртүчесе Рәсүл.

Аның кондукторы да үзе шикелле чит илдән килеп эшләүче. Исеме — Талиб.

Талиб
Талиб

Талиб автобусларны дезинфекцияләүне телевизордан күреп кенә белә.

"Мин гаражга бармыйм бит. Йөртүче мине иртә таңнан тукталыштан алып китә, кичен төшереп калдыра", ди ул.

Рейс ахырында автобусның дезинфекцияләнүе турындагы сорауга ул "юк, аны иртән гаражда ясап чыгаралар бит", дип белдерде.

Икесе дә коронавирустан курыкмауларын әйтә. "Барыбер бер үләсе, Аллаһ безне кайчан алып китә — ансын беркем белми", диләр елмаешып.

28нче санлы автобус йөри торган урам
28нче санлы автобус йөри торган урам

Автобусның муниципалитетныкы булмавын, аерым хуҗасы булуын да әйтәләр.

"Без барсын да канун кушканча эшлибез. Салымны, лицензия өчен акчаны вакытында түләп барабыз. Автобус хуҗасы бармакчалар, битлек киеп эшләргә диде менә, ансын да тиешенчә башкарабыз", ди Талиб.

“Битлек, бармакчалар кигәнме, кимәгәнме икәнлекне транспорт идарәсе килеп тикшергәли. Тик менә планны гына үтәп булмый. Коронавирус шаукымы башлангач кеше җәмәгать транспортында йөрүдән туктады. Студентларның укуларын туктату да безгә тәэсир итте. Бары тик иртәнге һәм кичке берәр рейста азмы-күпме кеше була. Ә гомумән, йөрүчеләр 70 процентка кимеде. Кеше йөрмәгән өчен безгә компенсация каралмаган”, ди ул.

Автобус тукталышларында ике-өч кенә кеше күренә
Автобус тукталышларында ике-өч кенә кеше күренә

Казанның Короленко урамыннан башланып шәһәр үзәген әйләнеп кайта торган рейс барышында автобуска чыннан да нибары 19 кеше утырды. Шуларның берсе генә билет өчен акча белән түләде.

“Безгә билет өчен акчалата түләүчеләрдән генә файда бар. Бер-ике көн болай барса башка эш эзлисе булыр мөгаен. Үзебезгә зыянга эшләп булмас”, дип белдерде Талиб кондуктор рейс ахырында саубуллашканда.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG