Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ Студентлар өчен Җиңү йөрешен уздырмаячак


Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, чара билгесез вакытка күчерелә.

“Зона права” бу чараның канунга туры килүен шик астына куйган иде.
Казан федераль университеты киңкүләм чаралардан вакытлыча баш тартты, шул исәптән 30 апрельгә билгеләнгән Студентлар өчен Җиңү маршы да узмаячак. Чаралар үткәрү коронавирус таралу куркынычы аркасында туктатыла дип аңлатканнар Idel.Реалиига уку йортының матбугат хезмәтендә.

Студентларның Җиңү йөреше узачагы хакында хәбәр Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында 20 мартта дөнья күрде. 19 мартта республикада коронавирус сәбәпле киңкүләм чаралар уздыруга тыю кертелде. Аерым алганда, катнашучылары 20 кешедән күбрәк булган спорт, күңел ачу һәм халык алдында уза торган чаралар тыелды.
“Зона права” хокук саклау оешмасы мөдире Сергей Петряков коронавирус пандемиясе шартларында Студентлар өчен Җиңү маршы уздыруның канунга туры килү-килмәвен тикшерүне сорап, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде.

Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлегә андый үтенеч белән мөрәҗәгать итү булмаган.

XS
SM
MD
LG