Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә мәрхүм актер Илшат Агиев белән театр бинасында хушлашу рөхсәт ителмәгән


Илшат Агиев
Илшат Агиев

Әлмәт татар драма театры артисты Илшат Агиев 28 яшендә юл казасында һәлак булды. 

26 март кичендә юл казасында һәлак булган Әлмәт театры артисты Илшат Агиев белән хушлашу оештырылмаячак. Бу турыда Азатлыкка Әлмәт театрының матбугат үзәге җитәкчесе Ләйләгөл Минаева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мәрхүм белән хушлашу чарасын театр бинасында уздырырга ниятләгәннәр. “Бар нәрсә дә әзерләнеп беткән иде, әмма коронавирус чире таралу куркынычы сәбәпле район хакимияте моны рөхсәт итмәде” диде Минаева.

Илшат белән хезмәттәшләре моргта хушлаша, аннан туганнары артистның җәсәден Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылына алып китәчәк. Ул туган авылы зиратында җирләнәчәк.

Артистның хатыны авыр хәлдә, хастаханәдә ята.

Илшат Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2016 елда Әлмәт районы җитәкчесе аны “Ел актеры” премиясе белән бүләкли.

Хезмәттәшләре, журналистлар аны татар җанлы артист иде дип искә ала.

XS
SM
MD
LG