Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Путинның президентлык мөддәтләрен яңадан исәпләүне русияләрнең яртысыннан күбесе хупламый


Русияләрнең 47 процентына Путинның алга таба президент булу ихтималы ошамый.

Русия Конституциясенә ил президентының мөддәтләрен яңадан саный башлау турында үзгәрешләрне язып кую турында халык фикере икегә бүленгән. Моны Левада халык фикерен белешү үзәге ачыклаган.

Русиянең хәзерге президенты Владимир Путинга тагын ике мөддәткә сайланырга мөмкинлек бирүче үзгәрешне халыкның 48 проценты хуплаган, 47 проценты моны хупламавын белдергән. Левада сораштыруының нәтиҗәләре турында Ведомости яза.

Шул ук вакытта Путинны 2024 елдан соң да ил башлыгы итеп күрергә теләүчеләр - 46 процент. 2019 елның июлендә респондентларның 54 проценты шулай дип җавап биргән булган.

Русияләрнең чиреге президент мөддәтләрен яңадан саный башлауга карата бернинди аерым хис-тойгы кичермәвен әйткән. 20 процент кешедә бу яңалык ачуын кузгаткан. 31 процент нигездә уңай хисләр кичергән (канәгатьләнү, өмет), 36 процент тискәре хисләр (аптырау, ачу килү).

Элегрәк ВЦИОМ русияләр арасында сораштыру уздырып, президент мөддәтләрен яңадан исәпли башлау турында төзәтмәне әһәмиятле дип санауларын яки санамауларын белешкән иде. 61 процент “әһәмиятле” дип җавап бирде.

Левада үзәге гыйнварда уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 47 проценты Конституциягә үзгәрешләр Путин мәнфәгатьләре өчен, аның вәкаләтләрен киңәйтеп, хакимияттә 2024 елдан соң да калырга мөмкинлек бирер өчен кертелә дип саный.

Русия төп канунына үзгәрешләр кертергә Путин гыйнвар юлламасында тәкъдим итте. Үзгәрешләрне Федераль җыен һәм төбәкләр парламентлары хуплады. Конституциягә ярашлы, бу процедуралардан соң үзгәрешләр гамәлгә керә ала, ләкин Путин аларны илкүләм тавыш бирү аркылы бөтен халык хупларга тиеш дип белдерде. Тавыш бирү чарасы 22 апрельгә билгеләнгән иде. 25 мартта халыкка мөрәҗәгате вакытында Путин тавыш бирүнең коронавирус таралу куркынычы аркасында соңгарак күчереләсен әйтте.

XS
SM
MD
LG