Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның мөселман брендлары битлекләр тегеп сата


Татарстан, Башкортстан даруханәләрендә битлекләр күптән бетте. Алар килеп чыккалый, әмма бер тапкыр киелә торган битлек кайбер очракта 70 сумга кадәр үк җитә. Бу кытлыкны киметер өчен мөселман брендлары битлекләр җитештерүгә күчте. Азатлык бизнесның башка якка авышуын тикшерде.

Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле Казанда күп кенә мөселман киеме кибетләре битлекләр тегә башлады. Кибет хуҗалары бер сүздән, бу гамәлне халыкка ярдәм йөзеннән, ә акча эшләү максатыннан ясалмавын әйтте.

Казанның мөселман брендлары битлекләр тегеп сата
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Jamila style бренды җитәкчесе Җәмилә Сәлахова сүзләренчә, сыйфатлы тукымадан, күп тапкыр куллана алырлык битлек тегү билгеле чыгымнар таләп итә, шуңа да аның бәясе 250 сум. "Бу гамәлдә безне гаепләүчеләр булмады. Без бит даруханәдән битлекне 1 сумга алып аны халыкка 100 сумга сатучы алыпсатарлар түгел. Үзебез җитештергән сыйфатлы битлекләр тәкъдим итәбез. Аларны төгәл күпме җитештергәнне әйтә алмыйм. Көнгә 10-20шәрләп сатабыз. Кайбер оешмалар, кафелар күпләп тә сатып ала", ди ул.

Алия Гыймадиева
Алия Гыймадиева

Sabr ширкәте дизайнеры Алия Гыймадиева да битлекләрнең бик популяр булуын әйтә. Аның сүзләренчә, алар битлекләрне чит ил мисалында күреп ясый башлаган. Халыкта ихтыяҗ зур булгач, күпләп җитештергәннәр.

Татьяна Закирова
Татьяна Закирова

Ensar кибетендә исә башта битлекләрне кием-салым сатып алучыга гомумән бушлай бирә торган булганнар. Әмма өләшә торгач битлекләр беткән. "Гадәттә зур ширкәтләр сораган заказларга алынабыз, кибеткә нибары 40-50 данә генә килә, анысын да бер сәгать өчендә алып бетерәләр", ди кибет сатучысы Татьяна Закирова.

Җәмилә Сәлахова
Җәмилә Сәлахова

Гомумән алганда, коронавирус һәм дөнья икътисадында барган кризис күренешләр мөселман кибетләренә нык тәэсир итә. "Соңгы 2-3 атна өчендә атна уртасында кибеткә керүчеләр саны кинәт кимегән, ялларда халык бераз йөри. Җитәкчеләребез яллар игълан итсә дә, без эшчеләргә хезмәт хакын түләргә, кичектереп булса да салым, аренда бәяләрен түләргә тиешбез. Кибет ябылса авырга туры киләчәк. Әмма бу вазгыять 2-3 атна, һичьюгы 2 ай өчендә тәмамланыр дип ышанасы килә", ди эшмәкәр Җәмилә Сәлахова.

Алия Гыймадиева сатып алучыларның саны әзәюен әйтә. Аның каравы коронавирус онлайн сатуга тәэсир итмәгән. Кибет эшләп торса, ничек тә булса яшәргә була әле ди ул. "Эшчеләргә түләргә кирәк. Моның өчен нидер сатырга кирәк. Кибет ябылса авырга туры киләчәк. Шуңа күрә әлегә без билгесезлек хәлендә" ди ул.

Медицина битлекләре турында 5 мөһим нәрсә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

фикерләр (2)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG