Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лев Лещенко белән бер кичәдә булган Илсур Метшин коронавируска тикшерелә


Илсур Метшин Казандагы мәктәп ашханәсендә
Илсур Метшин Казандагы мәктәп ашханәсендә

Коронавирус табылган җырчы Лев Лещенко катнашуындагы кичәдән соң Казан мэры Илсур Метшин бу авыруга тикшерелергә булган. 27 мартта ул тагын бер кат тикшерелә.

Казан шәһәре идарәсе башлыгы Илсур Метшин 23 мартта коронавируска тест узган, ул авыру юклыгын күрсәткән. 27 мартта Метшин кабаттан тест бирергә уйлый дигән Inkazan сайтына Метшинның сүзчесе Владимир Казанцев.

13 мартта Метшин Мәскәүдә, танылган җырчы Лев Лещенко катнашындагы кичәдә булган. 27 мартта артистның коронавирус йоктырганы расланды.

Мәскәүдән кайткач Метшин ике тапкыр мэриядә “эшлекле дүшәмбе” җыелышлары уздырган. Бу җыелышларда шәһәр идарәсендә җитәкче вазифаларда торучылар барысы да катнашкан.

20 мартта Метшин җәмәгать транспортын дезинфекцияләү барышын матбугат вәкилләренә күрсәтү чарасында катнашкан, 146нчы номерлы балалар бакчасында булган һәм “Агат” гипермаркетына барган. Икенче көнне ул Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашкан. Шул ук көнне мэр Казан шәһәре идарәсендә бүләкләү тантанасында катнашкан, бу чарада Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин да булган. 26 мартта Метшин Serginetti тегү фабрикасында булган.

Лещенкода коронавирус расланганнан соң Метшин өйдә утыру режимына күчәрме – бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте мәгълүмат бирми.

XS
SM
MD
LG