Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад галимнәре Русиядә карантин кертүне таләп итә


Константин Сонин
Константин Сонин

Европа һәм Америка университетларында эшләүче икътисад галимнәре Русиядә коронавируска каршы катгый чаралар күрергә тәкъдим итә.

Чикаго университеты профессоры Константин Сонин Русия җитәкчелегенә коронавирус таралуны булдырмау чараларын тәкъдим итте. Мөрәҗәгатен ул Facebook сәхифәсендә чыгарды.

Хатка Русиядән китеп чит ил вузларында укыта торган танылган икътисад галимнәре кул куйган. Алар арасында Париж икътисад мәктәбе, Бостон көллияте, Sciences Po, Принстон һәм Стэнфорд университетлары профессорлары бар.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Русия президенты Владимир Путин игълан иткән ял атнасын русияләр каникул дип кабул итәчәк, һәм бу коронавирусның алга таба да таралуына китерәчәк. “Бер ай элек Италиядә шундый ук хата җибәрелгән иде” дигән авторлар.

Галимнәр белдергәнчә, Русия илнең икътисадына, банкларга һәм илдә яшәүче кешеләргә биш-ун триллион сум күләмендә ярдәм күрсәтергә тиеш. Шулай ук алар мөмкин кадәр күп кешене коронавируска тикшерергә, ризык һәм даруларны кирәк кадәр алу мөмкинлеге тудырырга, чит илдән ризык кертүгә карата кабул ителгән чикләүләрне туктатырга чакыра.

Хатка иң абруйлы Русия икътисадчыларының берсе Екатерина Журавская, Европа реконструкция һәм үсеш банкының элеккеге баш икътисадчысы Сергей Гуриев, Русия икътисад мәктәбе ректоры Рубен Ениколопов һәм башкалар кул куйган.

25 мартта халыкка мөрәҗәгате вакытында Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы игълан итте. Ул халыкны өйдә утырырга өндәде. Әмма президентның әлеге карарын тәнкыйтләүчеләр дә бар. Алар русияләр бу атнаны ял көннәре кебек кабул итеп, өйдә утырасы урында бер-берсенә кунакка йөрер, паркларда ял итәр дип фаразлый.

27 мартка Русиядә коронавирус 1036 кешедә расланды. 3 кеше үлде.

XS
SM
MD
LG