"Әлеге төркемнә кермәгән кешеләр Мәскәү-Грозный рейсына билет алмавыгызны, ә алучылар кире тапшыруыгызны үтенеп сорыйбыз", дигәннәр Интерфакска һава аланы идарәсендә.
Хәбәр ителүенчә, хәзерге вакытта коронавирус таралуы сәбәпле, "Аэрофлот" ширкәте башкаручы Грозный-Мәскәү-Грозный рейсы гына калган.
27 март өчен рәсми мәгълүматка караганда, Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 196 кешегә артып, 1036 кешегә җитте. Дүрт кеше үлде, 45 кеше савыкты дип хәбәр ителде.