Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр 


Театр әһелләренә "Тантана" бүләген тапшыру унынчы ел рәттән уза. Быел төп җиңүчене билгеләмәделәр 

27 март – Халыкара театр көнендә Татарстанның театр әһелләренә "Тантана" бүләкләре тапшырылды. Коронавирус таралуга каршы чикләүләр кертү сәбәпле, чараны онлайн режимда үткәрделәр. Тамашаны Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин һәм IGool’ интерактив ясалма интеллекты сыйфатында чыгыш ясаган Айгөл Абашева нигездә урысча алып барды.

"Иң яхшы ир-ат роле" бүләге Әлмәт татар дәүләт драма театры Рәфыйк Таһировка, ә “Иң яхшы хатын-кыз роле" – Камал театры артисты Люция Хәмитовага бирелде. “Театр тәнкыйтьчесе” дигән яңа номинациядә Илтани Илялованы җиңүче дип табылды. Быел беренче тапкыр “Тантана”да иң яхшы спектакльне аерым билгеләп үтмәделәр. Узган ел мәдәният министры Ирада Әюпова "Ел вакыйгасы" номинациясе бәйгедән төшеп калуын әйткән иде. Ул вакытта бу номинациядә берьюлы дүрт спектакльне җиңүче дип таныдылар. Узган еллардан аермалы, “Тантана”да беренче тапкыр Татарстан мәдәният министры күренмәде. Ирада Әюпова бүләк тә тапшырмады, чыгыш та ясамады.

Коронавирус сәбәпле, “Тантана” бүләген тапшыру тамашасының форматы яңарды. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны зур сынау дип атады.

“Хәерле кич, интернеттан, Youtube-тан карый торган безнең тамашачыларыбыз, номинантлар, театр әһелләре. Җиңел түгел. Чөнки без тулы залга ияләшкән. Нишләтәсең? Күрәсең, безнең кешеләр һәм иҗат әһелләре өчен бу зур сынау. Шуңа карамастан бәйрәм дәвам итә”, диде Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театры артисты Илдус Габдрахманов бүләк тапшырырга битлек һәм бияләй киеп чыкты.

Татарстан иҗтимагый пулаты рәисе Зилә Вәлиева “Тантана” бүләген тапшыру чарасын алга таба башка театраль шәһәрләрдә дә үткәрергә тәкъдим итте.

Быел “Тантана” бүләкләренең бәясен арттыра алганнар. Узган ел ул 50 мең сум булса, быел 100 меңгә күтәргәннәр. Салым тотып калганнан соң ул 86 мең сумга чыгачагын әйтте алып баручылар.

Җиңүчеләр:

  • “Дебют” номинациясе – Камал театры артисты Ләйсән Гатауллина
  • “Иң яхшы эпизодик роль” – Качалов театры артисты Игорь Скиданов
  • “Театр тәнкыйтьчесе” – Илтани Илялова
  • “Намуслык һәм тугрылык” – Чаллы татар драма театры артисты Булат Сәлахов
  • “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” – Аманда Гомес, Артур Исламов
  • “Курчак театрының иң яхшы артисты” – “Әкият” театры артистлары Рәмзия Фәйзуллина, Миләүшә Фәйзрахманова, Ләйсән Миңнәхмәтова, Рузилә Нуриева, Юрий Чуктеев, Альбина Шаһалиева, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова
  • “Балалар өчен иң яхшы спектакль” – Кариев яшь тамашачы театрының “Хикмәт әкиятләре” спектакле
  • “Иң яхшы актерлар ансамбле” – Чаллының “Мастеровые” рус драма театры артистлары
  • "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" – Казанның яшь тамашачылар театры артисты Елена Синицына һәм Буа драма театры артисты Гөлзадә Камаретдинова
  • "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" – Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов
  • "Иң яхшы ир-ат роле" – Әлмәт драма театры Рәфыйк Таһиров
  • "Иң яхшы хатын-кыз роле" – Камал театры артисты Люция Хәмитова

XS
SM
MD
LG