Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус сәбәпле нәрсәләр ябыла


28 марттан Татарстанда сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, матурлык салоннары һәм башка җәмәгать урыннары эшләмәячәк.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикада коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен яңа карар имзалады. Карар Азатлык редакциясендә бар.

  • Карарга ярашлы, республикада барлык төр күңел ачу, мәдәни, спорт, реклам һәм башка чараларны үткәрү тыела. Чараларны паркларда да үткәрү рөхсәт ителми.
  • Моннан тыш 28 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренә эшләү рөхсәт ителми. Әлеге үзәкләрдә бары тик азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә эшен дәвам итә ала. 100 дүрткел метрдан зуррак булган кибетләргә дә эшләү тыела (азык-төлек кибетләреннән тыш). Кибетләр дистанцион сатуны оештыра ала.
  • Шул ук вакыт эчендә иҗтимагый туклану урыннары да эшли алмый. Кафе-рестораннар ризыкны өйгә китерүне дәвам итә ала. Матурлык салоннары, бизәнү кирәк-яраклары һәм массаж салоннары, мунча-сауналар да эшен туктатырга тиеш.
  • 28 марттан 31 майга кадәр барлык шифаханәләр урыннарны броньләү, кешеләрне кабул итү һәм урнаштырудан туктарга тиеш була. Әлеге карар балалар лагерьларына да кагыла.
  • 30 марттан 3 апрельгә кадәр документларны кабул итү өчен күпфункцияле үзәкләр дә эшләмәячәк.
  • Карарда ватандашларга дини объектларга барудан тыелып калырга, барлык сәфәрләрне кичектереп торырга киңәш ителә.

Карар матбугатта дөнья күрү көнендә гамәлгә керә.

  • Бүгенге көндә рәсмиләр Татарстанда 11 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итте. Русиядә 27 март көненә вирусны 1036 кеше йоктырган.
  • Русия президенты Владимир Путин 30 март - 5 апрель атнасын ял атнасы дип игълан итте. Русия хөкүмәте төбәк җитәкчеләренә бу вакыт дәвамында җәмәгать урыннарын ябарга кушты.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG