Accessibility links

Коронавирустан үлгән Раил Зарипов табутта җирләнәчәк


Агышыч ярдәм машинасы. Гомум фото.
Агышыч ярдәм машинасы. Гомум фото.

Оренбурда "Байтуган" ширкәтен җитәкләгән Раил Зарипов, Испаниядән кайткач, коронавирус йогышы белән авырып китеп вафат булган. Табиблар чир таралмасын өчен аны табутта җирләүне таләп итә.

28 мартта Оренбурда коронавирустан 57 яшьлек эшмәкәр Раил Зарипов вафат булган. Самар татарлары сайты язуынча, Самар өлкәсенең Яңа Усман авылында туган һәм Оренбурның Бузылык шәһәрендә нефть сату өлкәсендә "Байтуган" ширкәтен җитәкләгән Зарипов чит илгә барып кайтканнан соң авырып киткән.

Үлемгә коронавирус чыгарган үпкә ялкынсынуы китергән, өстәвенә мәрхүм шикәр чире һәм озакка сузылган бронхит авыруы белән дә интеккән.

Яңа Усман халкы авылдашының шулай вафат булуын ишеткәч аптырашка кала. Имеш-мимешләрне туктату өчен авыл җирлеге башлыгы, мәрхүмнең туганы Айдар Зарипов Самар татарлары сайтында халыкны тынычландырырга тырыша.

Ул анда "Минем абыем Испаниядән кайткач авылда булмады, беркем белән дә аралашмады", дип яза.

Табиблар мәрхүмне табутта, җеназа үткәрми күмүне таләп итә.

Мәчет имамы Ринат Кәлимуллин Азатлыкка әйтүенчә, мәрхүмне иртәгә җирләргә әзерләнәләр.

“Җәсадне яндырмаячаклар. Һәрхәлдә шуңа өметләнәбез. Башта шундый сүз булган иде. Мөселманнар мәетне юарга дип тә сорады. Моргта сиптереп булса да юыгыз дип үтенү булды. Оренбур мөфтие дә бу хакта сорады. Әмма ничек эшләрләр – төгәл әйтә алмыйм.

Авылга ул ябык табутта кайтачак. Шулай җирләргә туры килә. Оренбур хастаханәсендә улы ята, гаиләсе карантинда, беркая чыгарга ярамый. Зиратка да бары тик 4-5 кеше генә җыелачакбыз.

Раил әйбәт кеше иде, алар гаиләдә дүрт бала үсте. Узган елны әнисен җирләделәр. Авыл мәчетенә ярдәм итеп торды", диде ул.

"Азатлык"ка үз чыганагы әйтүенчә, чир таралмасын өчен Зарипов күмеләчәк табутның ике ягы да эретеп ябыштырылачак.

29 мартка Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Авыручылар саны 1534 кешене тәшкил итә.

Татарстанда 14 кеше коронавирус йоктырган, бүген яңа авыручылар турында хәбәр ишетелми, Башкортстанда исә 29 мартта вирус йоккан бишенче зат ачыкланды дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG