Филиппин башкаласы Манила һава аланында һавага күтәрелгәндә Lion Air ширкәтенең очкычы җиргә килеп төшкән. Manila Bulletin хәбәр иткәнчә, сигез кешелек очкыч һавага күтәрелү юлында төшкән һәм яна башлаган. Беренчел мәгълүматкә күрә, очкыч Токиога медицина кирәк-яраклары илтәргә тиеш була. Philippine Star очкыч дарулар илткән дип яза.
Очкычтагы сигез кешенең барысы да, аерым алганда экипаждагы өч филиппинлы, өч медицина хезмәткәре, шулай ук берешәр АКШ һәм Канада ватандашы үлгән, дип хәбәр итә ABS-CBN News Channel.