Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 5 апрельгә кадәр урамга чыгудан тыелып тору турында халыкка СМС хәбәр таратылды


Һава аланында телефоннан хәбәр укучы ханым. Гомум фото.
Һава аланында телефоннан хәбәр укучы ханым. Гомум фото.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикага күпләп битлекләр кайтарылуын белдерсә дә, алар сатуда күренми. Эпидемиягә каршы чаралар кысаларында махсус саклану комбинезоннары да тегеләчәк.

Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус белән авыручылар саны бишкә җитте, алар барысы да читтән йоктырып кайтучылар. Мәсәлән, бишенче авыру аны Франциядә йоктырып кайткан студент. Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала да бар. 92 кеше коронавируста шикләнелеп хастаханәләргә салынган. Аларның 16сы балигъ булмаганнар.

Хөкүмәт киңәшмәсе соңгы чорда һәрвакыт шушы мәсьәләдән башлана, Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында көн саен брифинг уза. Үткән брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикага күпләп битлекләр кайтарылуын белдергән иде. Аның сүзләренчә, битлекләр беренче нәүбәттә хакимият оешмаларына, эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына җибәрелгән, калганнары сатуга чыгарылган. Ләкин һаман да булса даруханәләрдә битлекләр сатуда күренми.

Республикада көндәлек битлекләр җитештерү эше дә башланган иде. Аларның җитештергән битлекләре дә сатуда ирекле рәвештә булганы юк. Халык аны үзе дә тегә һәм кайберәүләр аның белән сәүдә дә итә башлады. Мәсәлән, Уфаның күпләп азык-төлек сата торган Гурьев базарында һәр сатучыда диярлек кулдан тегелгән битлекләрне күрергә була.

Эпидемиягә каршы чаралар кысасында махсус саклану комбинезоннары да тегеләчәк. "Искож", "Магеллан" һәм "MadyArt" ширкәтләренә тиешле чималлар кайтарылган. Алар якын көннәрдә бу махсус киемнәрне җитештерә башларга җыена. Сынау өчен 250 комбинезон тегелгән, аларның 50се Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән. Яңа тегеләчәкләре, беренче чиратта, Уфа Һава аланына һәм "Башавтотранс"ка озатылачак. Алар "Башавтотранс"та машина йөртүчеләр өчен түгел, ә җәмәгать транспортын дезинфекацияләүчеләргә тәгаенләнгән. Уфада 28 марттан урамнарны дезинфекцияләү башланды.

Сибайда коронавирус белән авырган бер кеше базарда ит саткан. Ул чыгышы белән Чиләбедән булган эшкуар, күптән түгел чит илдән кайткан һәм 14 көнлек карантинны тулысынча узмаган булган. Бүгенге көндә аннан ит сатып алучыларны эзлиләр.

Республикада театрлар, кинотеатрлар, сәүдә һәм ял үзәкләре эшләми. Республика һәм башкала җитәкчелеге халыкны урамга чыгудан тыелырга чакыра. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль телефоннарга 28 марттан 5 апрельгә кадәр кирәксезгә урамга чыгудан тыелып торырга чакырып СМС хәбәрләр җибәрде.

XS
SM
MD
LG