Accessibility links

Кайнар хәбәр

WTI нефте соңгы сигез елда беренче тапкыр 20 доллардан төште


2002 елның февраленнән бирле беренче тапкыр WTI бәясе 20 доллардан да түбәнгәрәк төште. Brent шулай ук арзаная.

Коронавирус пандемиясе алга таба да дәвам итәчәк дигән хәбәрләр таралу сәбәпле дөнья базарларында нефть бәяләре арзаная. WTI бәясе 8,5 процентка төшеп, мичкәсенә 20 доллардан да кимеде. Соңгы тапкыр WTI бәясенең бу дәрәҗәдә төшүе 2002 елның 11 февралендә булган.

Brent маркалы нефть ICE Лондон биржасында 8 процентка диярлек очсызланды, һәм мичкәсенә 23,1 долларга сатылды. Соңрак аның бәясе бераз күтәрелеп, 23,3 доллар тәшкил иттте.

27 мартта Brent 2003 елдан бирле беренче тапкыр 25 доллардан да арзанайган иде дип искә ала Коммерсантъ.

Азия сәүдә биржаларында сатулар ачылганда шулай ук төп индексларның түбәнәюе белән башланды.

XS
SM
MD
LG