Казан халыкара һава аланы җәйге эш тәртибенә күчте. Ул яңа рейслар ачарга һәм булган юнәлешләрдә очышлар санын сизелерлек арттырырга җыена. Очышларның яңа тәртибе һава аланының сайтында чыккан.
Аерым алганда, “Россия” һава ширкәте Казаннан Петербурга көнгә бер урынына ике очыш ясап, бу юнәлештә очышлар санын антасына ундүрткә җиткерә.
“ЮВТ АЭРО” һава ширкәте элеккечә Геленджик, Омски, Горно-Алтайски, Пермь, Ханты-Мансийски, Сургут, Түбән Новгород, Томски, Волгоград, Барнаул, Салехард, Махачкала, Самар, Яңа Уренгой, Чиләбе, Нижневартовски, Ярославль, Красноярски һәм Ноябрьски шәһәрләренә рейслар ясый.
Сочига очышлар саны да узган ел белән чагыштырганда арта: бу юнәлештә “Россия”, “Урал һава юллары”, Nordwind Airlines, Red Wings һәм “Победа” һава ширкәтләре эшләячәк. Көнгә бер-ике очыш оештырылачак.
Короновирус таралуы сәбәпле, “Победа” һава ширкәте даими рейслар башкаруны вакытлыча туктатачагын хәбәр иткән иде. Ул очышларын 31 майдан соң ясый башлаячак.
27 марттан Русия бөтен халыкара рейсларны туктатып торды. Бары тик чит илләрдән Русия ватандашларын кайтару өчен генә очкычлар җибәрелә. Шулай ук йөк һәм почта ташу кала.
Төркиягә әлегә иң якын очыш 20 апрельгә, Төркмәнстан, Әзербайҗанга 1 майга, Барселонага 19 майга рейслар куелган.