Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл идарәсе башлыгын карантинда тормаганы өчен эшеннән алганнар


Башкортстан хөкүмәте утырышы
Башкортстан хөкүмәте утырышы

Ермолаевское авылы идарәсе җитәкчесе Доминиканада ял итеп кайткач өйдә утырырга теләмәгән.

Башкортстанның Көергәзе районы Ермолаевское авылы идарәсе башлыгы Роман Барановский Доминиканада булып кайтканнан соң карантин таләпләрен үтәмәгән. Ул 14 көн дәвамында өендә утырырга тиеш булса да, эшкә чыккан. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтендәге киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән.

Барановский хатыны белән Доминикана республикасына сәфәр кылган, ләкин моны башкалардан яшергән. Сәяхәттән кайткач та ул эшкә чыккан. Барановскийның хатыны да эшкә йөрүен дәвам иткән. Ул табиб булып эшли, карантинда утырасы урында кешеләрне кабул иткән, аларны дәвалау белән шөгыльләнгән.

Хәбиров канун бозган түрәне тәнкыйть утына тоткан. “Бу күңел кайтаргыч, бәдбәхет, җавапсыз гамәл. Андый кешеләр белән саубуллашырга кирәк. Бу әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата намуссызлык, гаделсезлек. Һәм ул безгә китереп суга, шуннан соң безнең кешеләрдән нәрсәдер таләп итәргә нинди хакыбыз бар? Бу кеше белән һичшиксез саубуллашырга кирәк, дәүләт оешмасында эзе дә булмасын”, дип белдергән Хәбиров.

Шуннан соң Барановский үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язган.

Хәбәр ителүенчә, республикага барлыгы 9346 кеше чит илдән кайткан, 8648 кеше тикшерелгән. Өйдә тору тәртибен 215 кеше бозган, аларга карата административ эш ачу өчен мәгълүмат Роспотребнадзорга тапшырыла.

XS
SM
MD
LG