Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: Украина җир кодексында крымтатар халкының җиргә хокуклары язып куелырга тиеш


Крымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров илнең Җир кодексында Кырым турында аерым бүлек булдырырга кирәк дип саный.

Украина Җир кодексына Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым ярымутравында җирләр турында махсус бүлек өстәргә кирәк дип белдерде Крымтатар халкы мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров. Аның фикеренчә, Югары Рада җир базары хакында канунны кабул иткәннән соң, Кырымда җир мөнәсәбәтләре турында канунда аерым әйтелергә тиеш.

“Хәзер үк Украина Җир кодексына яңа, Кырым бүлеген әзерләүче эш төркеме булдыру дөрес булыр. Бу бүлектә Русия оккупантларыннан азат ителгән Кырымда җир мөнәсәбәтләре тәртибе язып куелырга тиеш. Бу тәртипләр нигезенә Кырымның төп халкы булган кырымтатарларның үз җирләре, биләмәләре һәм байлыкларына хокукы салынырга тиеш”, дигән Чубаров Facebook-та.

30 мартта Югары Рада Украинаның авыл хуҗалыгы җирләрен сату-алу кагыйдәләрен билгеләүче канун кабул итте. Канунга ярашлы, Украинада җирне шушы илнең ватандашларына һәм Украинада теркәлгән, хиссә тотучылары (әгъзалары) Украина ватандашлары булган оешмаларга гына сатып алырга рөхсәт ителә. Юридик затларга җир 2024 елдан гына сатыла башлый. Чит ил кешеләренә җир бары референдум карары белән генә сатыла ала.

20 мартта Русия президенты Владимир Путин чит ил кешеләре һәм чит ил юридик затларына сатарга ярамый торган җирләр исемлеген киңәйтте. Исемлеккә Кырымның күпчелек төбәкләре, шул исәптән диңгез ярында урнашкан шәһәрләре дә керде. Кырым автоном республикасындагы Украина президенты вәкиллеге Путинның Кырым җирләре турында боерыгын “хәрби җинаять” дип атады. Кырым автоном республикасы прокуратурасы бу карарга хокукый бәяләмә бирәчәк.

Крымтатар халы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Путинның аннексияләнгән Кырымда җирләрне сатуны тыючы боерыгы кырымтатар халкы өчен “чираттагы фаҗига” булачак диде.

XS
SM
MD
LG