Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценкода коронавирус табылган


Денис Проценко Владимир Путин белән, 24 март

Узган атнада хастаханәгә Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән аралашты.

Яңа Мәскәүдәге коронавируслы авырулар дәвалана торган Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко коронавирус йоктырган. Моны Русия медиалары хәбәр итә.

Узган атнада – 24 мартта – хастаханәгә Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән аралашты.

Проценконың вирусны кайчан эләктергәне төгәл билгеле түгел. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Проценконың коронавирус йоктырганы турында хәбәр ителгәннән соң “президент коронавируска даими тикшерелеп тора, борчылырга урын юк” дигән.

Элегрәк Песков Путин белән очрашучы бөтен кешене дә алдан ук вируска тикшерәләр дигән иде.

Соңгы тәүлектә Русия коронавируслы кешеләр саны 500гә артып, 2337гә җитте.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG