Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 440 очрагы теркәлгән


1 апрельгә COVID-19 Русиядә барлыгы 2777 кешедә расланган. 

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 440 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 2777гә җитте. 24 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Яңа очракларның күпчелеге Мәскәүдә – 267 кеше. Коми республикасында 32 очрак, Петербурда 27 очрак расланган.

Башкортстанда бер яңа очрак теркәлгән. Шулай итеп, Башкортстанда коронавируслы авырулар саны 8 гә җитте. Шуларның берсе савыгып, 31 мартта хастаханәдән чыккан.

Татарстанда яңа очрак булуы әйтелми. Республикада бүгенге көндә 19 авыруда корнавирус расланган иде, шуларның икесе савыгып чыкты диелде.

Оператив штаб хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә яңа авыруларның яртысы диярлек 45тән яшьрәк. 117 кешенең яше 18 дән 45 кә кадәр, 87 кеше – 46 дан 65 яшькә кадәр, 34 кеше 65 яшьтән өлкәнрәк, шуларның 12 сенең яше 80нән өстә. Моннан тыш, коронавирус 29 балада табылган.

XS
SM
MD
LG