Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзизоляция Уфа урамнарында кеше санын нык киметте


Уфадагы автобус тукталышы
Уфадагы автобус тукталышы

1 апрельгә Башкортстанда коронавирус авыруы булган 8 кеше теркәлгән. Бер авыру терелеп 31 мартта хастаханәдән чыгарылган, хәзер рәсми рәвештә авыручылар 7 кеше. 107 кеше хастаханәләрдә коронавирус ихтималы белән карантинда тотыла.

Республиканың һигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казакның 1 апрель брифингында әйтүенә караганда, бүгенге көнгә барлыгы 5635 кеше тикшерелгән. Тикшерү эшләре 8 лабораториядә уздырыла, ихтыяҗ булса, тагын 3 лаборатория әзер. Анна Казак әлеге чир таралуда Башкортстанның хәвефле төбәкләр исемлегендә булмавын әйтте.

31 марттан Башкортстанда үзизоляция тәртибе кертелде. Бу кирәксезгә урамнарга чыгудан тыелуны аңлата. Ул 31 март кичке сәгать сигездә гамәлгә керде. Башкала урамнарында тавыш көчәйткеч куелган машиналар көне буе халыкны өйдә утырырга чакырып хәбәр итеп йөрде.

Үзизоляция нәтиҗәсендә 1 апрельдә эшләп йөрүчеләргә махсус таныклыклар тапшырылды. Хакимияттә, мөһим тармакларда эшләүчеләргә, волонтерларга пластик таныклыклар, эш урыннарында катыргы таныклыклар тапшырыла. Машиналарга таныклык бирелми.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, үзизоляция игълан ителсә дә, вазифасын башкаруны дәвам итә. Ул 1 апрель Уфаның Дим районы шәһәр клиник хастаханәсендә булды. Әлеге клиник хастаханә йогышлы авырулар һоспиталенә әйләндерелгән иде.

Дәваханәнең баш табибы Фәнил Шамигулов сүзләренә караганда, коронавируслы авырулар өчен 215 урын, шулай ук аерым балалар, интенсив терапия, реанимация пулатлары булдырылган. Йөкле хатыннарда коронавирус ачыкланган очракта бала тудыру бүлеге дә эшләячәк.

Хәбиров республикада коронавирустан үлүнең теләсә кайсы очрагы гадәттән тыш хәл буларак бәяләнәчәк, дип белдерде. Башкортстан башлыгы 1 апрель Уфада төзелүче клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзелешендә дә булды. Бу үзәк июнь аенда ачылырга тиеш.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә дистанцион утырышлар уздыруга әзерләнә.

1 апрельдә балалар бакчалары ябылып, Уфада 10 кизү балалар бакчасы калдырылды. Алар үзизоляция көннәрендә дә эшләп йөргән ата-аналарның балалары өчен тәгаенләнгән. Ә бер балалар бакчасы тәүлек буе эшли.

Уфадагы җәмәгать транспорты
Уфадагы җәмәгать транспорты

Үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң урамда һәм җәмәгать транспортында халык бик нык кимеде. Битлек киючеләр кимәүчеләргә караганда көннән-көн күбәя бара. Арзанлы битлекләр ирекле сатуда булмаса да, сәүдә урыннарында кыйбатка сатыла.

Башкортстанда коронавирус турында ялган хәбәр тартаучы беренче кешегә штраф салынды. Салават шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек хатын социаль челтәрләр аша фейк хәбәр таратуы өчен 15 мең сум штрафка хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG