Accessibility links

"Кырым йөреше" коронавирус сәбәпле башка вакытка күчерелә


Кырымтатар байрагы көне, архив фотосы
Кырымтатар байрагы көне, архив фотосы

Украинадан Кырым чигенә йөреш коронавирус сәбәпле билгесез вакытка күчерелә.

Украинадан Кырым чигенә "Дөнья көч куллануга һәм оккупациягә каршы. Намус йөреше" дип аталган 3 майга билгеләнгән иде. Коронавирус сәбәпле ул башка вакытка күчерелә.

Бу хакта Кырымтатар мәҗлесе рәтсе Рефат Чубаров 1 апрель Фейсбукта туры эфирда ясаган чыгышында белдерде.

"Коронавирус сәбәпле карантин ихтимал июнь аена кадәр дәвам итәр, аның өчен йөрешне соңрак вакытта күчерергә мәҗбүрбез. Кырымда яшәүче халкыбыз бу йөреш булыр дип өметләнә. Бары тик Кырымдагы кырымтатар телендә оештырылган дәүләт телеканалының кайбер хезмәткәрләре йөрешкә тискәре карый, ләкин андыйлар бик аз. Йөрешнең кайсы вакытка күчерелгәнен хәбәр итәрбез", диде ул.

Ул шулай ук кырымтатар яшьләренең "Ана телебездә сөйләшик" дигән имза туплау кампаниясен телгә алды. "Бу акциянең максаты -- беренче чиратта Мәҗлес әгъзаларын социаль челтәрләрдә кырымтатар телендә язарга өндәү" диде ул.

Киевтан эфирга чыгучы бәйсез ATR телеканалы тапшырулары соңгы вакытта туктап торганда, Рефат Чубаров еш кына Фейсбуктан туры эфирга чыга башлады. Киләчәктә ул мондый чыгышларны YouТube-та оештыру ниятен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG