Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Кремль Җиңү парадын көзгә күчерү турында уйлый


Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышланган бәйрәм парадын тамашачысыз уздыру яки соңгарак күчерү вариантлары карала.

Русия җитәкчелеге 2020 елгы Җиңү парадын уздыруның берничә төрен фаразлап карый, шулар арасында аны көзгә күчерү ихтималы да карала дип яза РБК президент идарәсендә һәм Русия саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып.

Аерым алганда, коронавирус таралу сәбәпле 9 май парадын тамашачылардан башка гына уздыру мөмкинлеге карала. Тагын бер тәкъдим: бәйрәмне тулы күләмдә көз көне уздыру. Аның датасы Икенче дөнья сугышы тәмамлану көненә (2 сентябрь) яки 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәү өчен каты сугышлар барган вакытта узган парад көненә туры китерелүе ихтимал.

Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков “Кремльдә Җиңү парадын күчерү турында бернинди дә карарлар кабул ителмәде” дип белдергән иде.

2020 елның 9 маенда Русиядә Икенче дөнья сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Бәйрәм парадына күп кенә чит илләрнең җитәкчеләре чакырылган.

2 апрель саннарынча, Русиядә коронавирус 3548 кешедә расланган. Мәскәүдә һәм илнең күпчелек төбәкләрендә гомум үзизоляцияләнү тәртибе кертелде. Аның кайчанга кадәр барачагы билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG