Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле Кырымда казакларга өстәмә вәкаләтләр бирелде


2 апрельдән Кырымда рәсми рәвәштә карантин игълан ителде. 3-6 апрельдә Кырымда тулысынча үзизоляция тәртибе кертелә, кешеләр яшәгән урыннарыннан читкә китмәскә тиеш.

Карантин вакытында азык алу өчен якындагы (100 метрга кадәр) кибеткә бару, чүп чыгарыру, эт йөртү, рөхсәт кәгазе булса, эшкә бару рөхсәт ителә.
65 яшьтән өлкәннәргә өйдән чыгу 14 апрельгә кадәр тыела.

Карантин тәртибен бозучылар штрафка тартыла.

Шәһәрләрнең керү-чыгу юлларын, урамнарны полиция, Росгвардия һәм казаклар тикшерә.

Медицина ярдәме, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә бу чикләүләр кагылмый.

Шәһәр урамнарында төрле машиналар, шулай ук полиция машиналары тавыш көчәйткечтән коронавирус сәбәпле сак булырга өндәмәләр яңгырата.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Керич бугазы аша ярымутрауга килү өчен төзелгән күпердә март ахырында куелган блокпостта Русиядән Кырымга килүче барлык транспорт тикшерелә.

Хосусый транспортта эшкә һәм кирәкле урыннарга эш урыныннан бирелгән рөхсәт белән генә барып була. Хосусый транспортны куллану кагыйдәләре әлегә тулысынча әзерләнеп бетмәгән.

Карантин чараларын бозуда гаепләнгән дүрт эшханәнең эшчәнлеге мәхкәмә карары белән 30 тәүлеккә туктатылды.

XS
SM
MD
LG