Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕда АКШ миссиясе Чубаровка каршы Русия ачкан җинаять эшенә карата борчу белдерде


АКШ вәкилләре Русиянең Украинага карата агрессиясе туктамавын хөкем итеп чыкты.

Европаның Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында АКШ миссиясе Русиянең Украинага карата агрессиясе туктамавын хөкем итеп, Русия президенты Владимир Путинның аннексияләнгән Кырымда җирләр турында боерыгы һәм Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка каршы Русия ачкан җинаять эшенә карата борчу белдерде.

Бу турыда миссиянең 2 апрельдә дөнья күргән хәбәрендә әйтелә.
“Русия ватандашлыгы булмаганнарга Кырымда җир алу мөмкинлеген чикләү – Украина суверенитетын җимерүгә тагын бер омтылыш, һәм Украина ватандашлыгын саклап калган кырымнарның хокукларын кысу”, диелгән хәбәрдә.

Белдерүдә шулай ук ФСБның Рефат Чубаровка карата җинаять эше ачуы да тәнкыйтьләнә.

Моннан тыш, Русиядә төрмәләрендәге кырымтатар сәяси тоткыннарының сәламәтлеге борчу тудырганы да әйтелә. “Без алган хәбәрләргә караганда, ким дигәндә ике кешедә COVID 19 билгеләре бар, ләкин алар тиешенчә дәваланмый, шулар арасында “Кырым теләктәшлеге” координаторы Сервер Мустафаев бар. Без тагын бер кат Русияне оккупациягә каршы чыккан өчен төрмәгә утыртылган бөтен тоткыннарны иреккә җибәрергә чакырабыз” дигән АКШ вәкилләре.
Миссия белдергәнчә, АКШ Мәскәүнең “көч белән һәм халыкара хокукларны бозып яулап алынган биләмәләр өстеннән суверенитетка дәгъва кылуын танудан баш тарта”.

"Кушма Штатлар Русия агрессиясен туктатканга кадәр аңа каршы чикләүләрне хуплаячагын раслый", диелгән хәбәрдә.

20 мартта Русия президенты Владимир Путин чит ил кешеләре һәм чит ил юридик затларына сатарга ярамый торган җирләр исемлеген киңәйтте. Исемлеккә Кырымның күпчелек төбәкләре, шул исәптән диңгез ярында урнашкан шәһәрләре дә керде. Кырым автоном республикасындагы Украина президенты вәкиллеге Путинның Кырым җирләре турында боерыгын “хәрби җинаять” дип атады. Кырым автоном республикасы прокуратурасы бу карарга хокукый бәяләмә әзерли.

Гыйнварда Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинадан Кырымга тыныч йөреш оештырылачагын хәбәр иткән иде. 23 мартта Русиянең Кырымдагы тикшерү комитеты Чубаровка карата "Көч кулланып киңкүләм чуалышлар" оештыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Сүз 2014 елның 26 февралендә булган вакыйгалар турында бара.

Башта 3 майга билгеләнгән Кырым йөреше коронавирус сәбәпле башка вакытка күчерелде.

XS
SM
MD
LG