Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысыннан күбрәге тормыш киләчәктә тагын да начараер дип уйлый


Халыкны коронавирустан да бигрәк социаль гаделсезлек артуы, кешеләр арасында тигезлек булмавы борчый. 

Русияләрнең яртысыннан артыгы бүгенге кризис әле башы гына, алга таба тагын да кыенрак хәлдә калачакбыз дип уйлый. Җәмәгатьчелелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру күрсәткәнчә, андыйлар илдә 57 процентны тәшкил итә. Бары 19 проценты гына “кыен вакытлар узды” дип ышана. Тагын 18 процент тирәсе “хәзер иң авыр вакытларны кичерәбез” дип белдергән.

“Курку хисе кичерүче һәм без хәзер кризиста дип санаучы кешеләр саны алга таба артачак кына. Хәзер андыйлар 71−73 процент тирәсе, бу русияләрнең дүрттән өч өлеше диярлек”, дип аңлатты ВЦИОМ җитәкчесе Валерий Федоров журналистлар белән очрашуда.

Коронавирус пандемиясе, икътисади кризис кешеләрне куркытса да, алар элеккечә күбрәк социаль гаделсезлек артуы, кешеләр арасында тигезлек булмауга борчыла. Бу күрсәткеч 55-57 процент.

Икенче чиратта русияләрне аларга медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту, аның сыйфаты түбән булуы куркыта (38−42%), өченче урында коронавирус пандемиясе белән бәйле куркулар (35−41%).

Моннан тыш, русияләрне икътисади кризис вакытында дөньяда ызгышлар арту ихтималы, халыкның кереме кимү борчый.

Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты Русиянең икътисади хәле начар дип бәяләгән, бары 10 проценты яхшы дигән. Гыйнварда бу күрсәткечләр 29 һәм 17 процент булган. 58 проценты соңгы атналарда илнең икътисади хәле начарайды дип саный.

Кризис башыннан респондентлар очсызрак азык-төлек һәм тауарлар ала башлаган - 47−57%. Ризыкны запаска алып куючылар 8 процент кына. 11-15 процент кеше элек алырга күнеккән ризыкларыннан баш тартуын белдергән.

XS
SM
MD
LG