Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда үзизоляция тәртибе йомшартылырга мөмкин


Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров.

Коронавирустан саклану белән беррәттән икътисадны да үтермәскә кирәк дип белдерде республика җитәкчесе.

Башкорстанда үзизоляцияләнү тәртибе дәвам итә, ләкин аны җирле үзенчәлекләр белән бәйле рәвештә бераз үзгәртергә була дип белдерде Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 3 апрельдә узган хөкүмәт киңәшмәсендә.

“30 апрельгә кадәр ял көннәре шулай кала, бу президент фәрманы белән кертелде. Республикада үзизоляцияләнү тәртибе бу атнада һәм киләсе атнада дәвам итәчәк. Вәзгыятькә карарбыз, бәлки без аны кирәк булган очракта бераз “демократиялерәк” итәрбез” диде Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ китерә.

Башкортстанда эшләр торышы өчен республика җитәкчелеге дә, муниципаль хакимиятләр дә җавап бирә диде Хәбиров.

“Коронавирустан саклану һәм икътисадны ахыргача үтермәү өчен безгә җаваплы карарлар кабул итәргә кирәк. Вируслар килә дә китә, ә безгә алга таба яшәргә һәм булган сорауларны хәл итәргә кирәк”, ди республика җитәкчесе.

2 апрельдә Русия президенты Владимир Путин илдә коронавирус сәбәпле игълан ителгән ял көннәрен 30 апрельгә кадәр озайтты. Төрле төбәкләрдә COVID-19 таралу төрле дәрәҗәдә, шуңа күрә төбәкләргә вирус белән көрәштә өстәмә вәкаләтләр бирелә диде Путин.

Башкортстанда коронавирус 10 кешедә расланган, ике кеше савыгып, хастаханәдән чыккан.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдергәнчә, республика хастаханәләрендә COVID-19 йоктырган авырулар өчен 1 348 урын әзерләнгән, федераль үзәк куйган таләпләргә туры китерү өчен тагын 1 233 урын булдыру кирәк.
Медицина битлекләре һзм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен тагын 60 миллион сум бүлеп бирелгән. Үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җайланмалары 754 данә, тагын 35 төзекләндерелә, 116 аппарат сатып алыначак дигән Забелин.

XS
SM
MD
LG