Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктыруның 6 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Казанда җәмәгать транспорты
Казанда җәмәгать транспорты

Русиядә рәсмиләр белдерүенчә, соңгы тәүлектә 601 яңа очрак ачыкланган. Авыруларның гомуми саны 4149га җитте.

Русиядә COVID-19 вирусы йоктыруның тагын 601 очрагы расланган. Авыручылар 32 төбәктә ачыкланган. Иң күбе – Мәскәүдә (448), Мәскәү өлкәсендә (34) һәм Краснодар краенда (17 кеше).

Татарстанда коронавирус тагын 6 кешедә табылган дип хәбәр итә Русиянең кронавируска каршы көрәш оператив штабы. Аларның барысы да чит илләрдән кайткан булган. Алар йогышлы авырулар хастаханәсендә ята диелә.

Республикада моңа кадәр 19 очрак турында әйтелгән иде. Соңгы көннәрдә яңа авыручылыр турында хәбәр ителмәде, алты кеше хастаханәләрдән терелеп чыкты, 13 кеше дәвалануын дәвам итә диелде.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Республика хастаханәләрендә вирустан 8 кеше дәвалана. 2 кеше савыгып, хастаханәдән чыкка диелә.

3 апрель иртәсенә Русиянең 78 төбәгендә коронавирус белән 4149 кеше авырый. 34 кеше үлгән, 281 кеше савыккан.

Дөньяда авыручылар саны бер миллионнан артып китте. Коронавирустан 51,4 мең кеше үлгән, 208 мең кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG