Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда 300 дән артык укытучы медицина битлекләре тегүгә җәлеп ителгән


Чаллыда 64 мәктәп битлекләр тегү эшендә катнашкан, барлыгы 24 мең данә битлек тегелгән. Укытучыларның бу хезмәте өчен акча түләнми.

Чаллы шәһәрендә мәктәп укытучылары коронавирустан саклану битлекләре тегү эшенә җәлеп ителә. Шәһәрдәге 64 мәктәптән 305 укытучы барлыгы 24 мең данә битлек теккән дип хәбәр итә Чаллы шәһәре идарәсе.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 56нчы мәктәптә булган, укытучылар эшен караган. Бу мәктәп укытучылары бер сменага 200 битлек тегә. Мәһдиев сүзләренчә, битлек теккән өчен укытучыларга түләнми, ләкин аларның эше “матди яктан бүләкләнәчәк”.

Битлекләр тегү өчен материал муниципаль бюджет акчасына алынган.

“Хәзерге вакытта Чаллы укытучылары көче белән 24250 битлек тегелде. Битлекләр ихтыяриларга, полиция хезмәткәрләренә, мәгариф оешмаларында эшләүчеләргә, Росгвардиягә, Роспотребнадзорга таратыла”, диелгән шәһәр идарәсе сайтында.

Элегрәк Татарстан ата-аналарының ВКонтакте челтәрендәге төркемендә бер укытучы аларны каникул вакытында мәктәпкә чакырып битлек тегәргә мәҗбүр итүләренә зарланып язган булган.

“Мине инде ике тапкыр марля битлекләр тегәр өчен мәктәпкә чакырып алдылар. Ничә данә битлек тегәргә һәм тегү өчен материал турында “өстән” күрсәтмә килә. Ә без тегәбез. Юк, без тегү остаханәсе түгел, без – мәктәп. Без тегүчеләр түгел, без – укытучылар. Мин бит хәтта хезмәт укытучысы да түгел”, дип язган педагог.

Чаллы шәһәре мәгариф һәм балалар эшләре комитеты башлыгы Рөстәм Хуҗин бу укытучының язмасы астына аңлатма биреп, “битлек тегәргә хезмәткәрләр үз теләкләре белән җәлеп ителә” дигән. Соңрак шәһәр мэры да укытучылар битлек тегүне үз теләкләре белән башкара дип белдергән.

XS
SM
MD
LG