Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Уфада коронавируска каршы чаралар (архив фотосы)
Уфада коронавируска каршы чаралар (архив фотосы)

Русия рәсмиләре узган бер тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 658 яңа очрагы теркәлүен белдерә. Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар турында хәбәр ителми.

Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы белдерүенчә, узган тәүлектә Мәскәүдә 536 очрак теркәлгән.

Мәскәү өлкәсендә тагын 45 кешедә, Түбән Новгород өлкәсендә 22, Петербурда 20, Ленинград һәм Тула өлкәләрендә унар яңа очрак теркәлгән.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда да, Башкортстанда да яңа очраклар ачыкланмаган.

Русиядә барлык коронавирус йоктырган кешеләр саны 5389га җитте, 45 кеше бу чирдән үлде диелә.

Русия президенты Владимир Путин бу куркынычлы йогышлы авыруга каршы чара буларак 30 апрельгә кадәр ял көннәре игълан итте. Төрле чикләү чаралары кертү төбәкләрнең үзләренә йөкләнде. Төбәк хакимиятләре төрле изоляция чаралары кертте һәм кешеләрнең өйләреннән чыгып йөрүен төрлечә чикләде.

XS
SM
MD
LG