Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Асия Зиннурова вафат


Асия Зиннурова ире Габделбәр белән
Асия Зиннурова ире Габделбәр белән

Бу хакта Азатлыкка аның көрәштәше, ахирәте Наилә Вилданова хәбәр итте.

"Асия апа бүген иртән вафат булды. Ул 79 яше белән бара де. Ул авырды. Август аенда инсульт кичерде, гыйнвар аенда, март аенда да Чаллы хастаханәсендә ятып чыкты. Соңгы тапкыр 22 мартта хәл белешеп телефоннан сөйләштек”, дип белдерде Вилданова.

Асия Зиннурованың җеназасы 6 апрельдә узачак. Аның җәсәден балалары, ире Сарман районындагы туган авылы Балтамак зиратына алып кайтып җирләячәк. Бу — аның васыяте. Әти-әнием җирләнгән зират миңа кадерле дип әйткән Асия Зиннурова.

“Асия апа Зиннурова белән Сания Сабитова милли хәрәкәтнең ак әбиләре булды. Асия апа урам җыеннарында да гел алгы сафта булды, ачлык та тоткан кеше. Ул биш баласын да, ерак дип тормыйча, Чаллының татар мәктәбендә укытты. Дин белән милләтне аермады, Коръән ашларында ислам белән бер рәттән балаларны татар мәктәпләрендә укыту кирәклеге турында аңлата иде”, дип сөйләде Наилә Вилданова.

1990нчы елларда Чаллыда да, Казандагы төрле чараларда да милли хәрәкәттә иң активларның берсе булган Асия Зиннурова 2000нче елларда Чаллы үзәгендә чиркәү төзү тәкъдименә каршы чыгып анда боз сарае төзү өчен көрәшүчеләрнең җитәкчесенә әверелә һәм ахыр чиктә әлеге спорт сарае төзелүгә ирешә.

XS
SM
MD
LG