Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәте изоляциядән зыян күргән тармакларга 15 млрд сумлык ярдәм күрсәтәчәк


Башкортстан хөкүмәте утырышы
Башкортстан хөкүмәте утырышы

Республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру програмы якынча 15 тармакны колачлый.

Башкортстан хөкүмәте коронавирус сәбәпле изоляция тәртибе кертелүдән зыян күргән икътисад тармакларына ярдәм програмын раслады. Якынча 15 тармакка ярдәм күрсәтеләчәк, бу максаттан республика бюджетыннан 15 млрд сум акча бүленәчәк дип хәбәр итә Башинформ.

Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күләме һәм ярдәм төрләре ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урында диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүчеләр, кунакханә һәм туризм өлкәсе, шифаханәләр, җәмәгать туклануы оешмалары, балалар һәм зурлар өчен өстәмә белем бирү, чәчтарашханәләр һәм матурлык салоннары, санаклар төзәтү, кер юу һәм химик чистарту нокталары, күргәзмә эшчәнлеге өлкәсе, иҗат эшчәнлеге, күңел ачу чаралары һәм физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләр дәүләт ярдәме алачак.

Бу оешмаларга милектән салымнан азат итү, кайбер төр салымнарны киметү, арендага биналар биреп торучылар арендаторларга ташламалар ясаган һәм түләүне кичектергән очракта аларның чыгымнарын каплау, өстәмә белем бирү, интернетта сату һәм күңел ачу өлкәсендә онлайн эшләүчеләргә дигитал әсбаплар булдыруга грантлар, гаилә бизнесы алып баручы кече һәм урта эшмәкәрләргә чыгымнарының бер өлешенә субсидияләр һәм башка төр ярдәм чаралары каралган.

31 марттан Башкортстан "үзиоляция тәртибенә" күчте.

XS
SM
MD
LG