Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавируска түләүле тикшерү узарга мөмкин булачак


Теләгән һәркем табибтан юлламасыз һәм авыру билгеләре булмаган килеш тә тест ясата ала. Ул түләүле булачак.

Роспотребнадзор 6 апрельдән Русиядә коронавирустан өйдә тестлар ясату мөмкинлеге турында хәбәр итте. Теләгән һәркем белгечне өйгә чакырып, тест тапшыра ала. Әлегә бу мөмкинлек Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә булдырылган, киләчәктә ул төбәкләрдә дә булачак диелә.

“6 апрельдән Роспотребнадзорның Молекуляр диагностика үзәге үзендә COVID-19 булуын тикшерергә теләгән һәркемгә киңкүләм скрининг башлый. Анализ уздыру өчен Молекуляр диагностика үзәге белгечләре Үзәк Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты эшләп чыгарган югары сизгерлеккә ия тест-системы куллана” диелгән хәбәрдә.

Тест авыруны башлангыч дәрәҗәсендә үк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк диелә. Тест алу тәртибенә дә яңалык кертелә – өйгә килгән белгеч тикшерелүче белән контактка керми, кеше үзе мамык уралган таякчык белән биоматериалны алып бирә. Тест нәтиҗәләре 2-3 көн эчендә электрон почта аша киләчәк.

Коронавирустан тикшерелү түләүле булачак. Тестларның бәясе турында Роспотребнадзор хәбәрендә әйтелми.

Моңа кадәр COVID-19 вирусына биоматериал алу һәм аны лабораторияләрдә тикшерү “куркыныч янаган төркем” кешеләренә дәүләт оешмалары тарафыннан уздырыла иде. Чит илдән кайткан кешеләргә 14 көн эчендә үзендә авыру билгеләре сизсә, хастаханәгә барып табибка күренергә кушылды. Авыру белән аралашкан кешеләр дә вируска тикшерелде. 5 апрельгә Русиядә 700 меңгә якын тест уздырылган.

Кайбер кешеләрдә вирус булып та, авыру билгеләре сизелмәскә мөмкин. Шуңа күрә русияләр үзләрендә вирус булмавын тест аша белергә тели. Март ахырында берничә хосусый клиника коронавируска түләүле тестлар ясый башлады. Шуларның берсе – “Хеликс” РБКга белдергәнчә, 26-29 март аралыгында Петербургта тест ясатырга теләүчеләр саны 44 меңнән артып киткән, теләүчеләр күп булу сәбәпле, чират апрельнең икенче яртысына кадәр сузылган.
Медуза китергән мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавируска түләүле тест бәясе 500 сумнан алып 1900 сумга кадәр тора.

Русиядә 5389 кешедә коронавирус расланган, авыру 45 кешенең гомерен өзгән.

XS
SM
MD
LG