Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 тагын 16 кешедә ачыкланган


Мәскәүдә Коммунарка хастаханәсе
Мәскәүдә Коммунарка хастаханәсе

Русия күләмендә соңгы тәүлек эчендә 954 кешедә коронавирус расланган. 

Русиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар саны 954 кешегә арткан. Хәзер авыручыларның гомуми саны 6343кә җитте. 47 кеше үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Мәскәүдә 591 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 82, Петербурда – 35, Коми республикасында – 31 яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус тагын 16 кешедә расланган. Бу очракларның барысы да вирусны читтән йоктырып кайтучылар дип хәбәр ителә. 11 кешедә авыру билгеләре юк, бишесе уртача хәлдә диелә. Татарстанда коронавируслы авырулар саны 41 гә җитте.

Башкортстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыручылар ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG