Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Зөһрә Хамроева: "Карантинда бикләнеп калдык. Волонтерлар килүдән баш тарта"


Зөһрә Хамроева
Зөһрә Хамроева

Адвокат Зөһрә Хамроева кызы һәм энесе белән мәҗбүри карантинда ябылган килеш утыра. Аның иренә, Мәскәүдән Казанга кайткан хокук яклаучы Бахром Хамроевка коронавирус диагнозы куелды. Азатлыкка сөйләвенчә, алар ни дару, ни ризык алырга чыга алмый. Волонтерлар килүдән баш тарта.

Хокук яклаучы Бахром Хамроев 30 март Мәскәүдән Казанга кайтты. Монда аның хатыны, адвокат Зөһрә Хамроева, кызы яши. 31 март Бахром әфәнденең температурасы күтәрелеп, ашыгыч ярдәм аны Республика инфекция хастаханәсенә алып киткән. Тест ясаганнар һәм дару язып кайтарып җибәргәннәр. Боларны ул үзенең Facebook битендә язды.

Берничә көннән соң Хамроевның хәле начарайган һәм 4 апрельдә ашыгыч ярдәм аны тагын Республика инфекция хастаханәсенә алып киткән. Анализ, тест ярдәмендә аңа COVID-19 диагнозы куелган. Аны Казанның 7нче хастаханәсенә күчергәннәр.

Аның белән якыннан элемтәдә булган гаиләсе карантинга утыртылган. Аларның урамга чыгарга хокуклары юк. Зөһрә Хамроева Азатлыкка, безнең ни ризык, ни дару алырга чыгарга мөмкинлек юк, дәүләт әйткән ярдәм хезмәтләре эшләми, волонтерлар безгә ярдәм итүдән баш тартты, дип сөйләде.

— Зөһрә ханым, сез хәзер Казанда, карантинда утыруыгыз кайчан башланды?

Зөһрә һәм Бахром Хамроевлар
Зөһрә һәм Бахром Хамроевлар

— Ирем 30 мартта Мәскәүдән кайтты да кинәт кенә авырый башлады. Ашыгыч ярдәм белән аны алып киттеләр, әмма тимафлю даруына рецепт язып кайтарып җибәрделәр. 4 апрельдә иремнең хәле авырайды һәм аны ашыгыч ярдәм машинасы белән Республика инфекция хастаханәсенә алып киттеләр. Аның коронавируска анализы уңай булып чыкты. Анализ раслангач, аны инфекция хастаханәсеннән 7нче хастаханәгә күчерделәр, хәзерге вакытта ул анда дәвалана. Шул көнне мине, балигъ булмаган кызымны һәм безнең белән яшәүче II төркем инвалид энемне карантинга ябып куйдылар.

— Карантинга утырту процессы ничек барды? Кемдер килдеме, телефоннан сөйләштеләрме?

— Башта безгә Казанның 18нче хастаханәдән шалтыраттылар, энекәшем анда беркетелгән. Безгә киләчәкләр, анализ алачаклар диделәр. 4 апрель көнне килделәр, анализ алдылар. Шуннан соң терапевт килеп, антибиотиклар, дарулар язып китте һәм без карантинда булганын әйттеләр.

— Кагыйдәләр аңлатылдымы? Нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын сөйләделәрме?

— Махсус кагыйдәләрне әйтмәделәр. Бүген, 6 апрель безгә Казанның 18нче хастаханәсеннән бер хезмәткәр килде, ул безгә "үзизоляция"дә булу турында кисәтү алып килде. Кисәтүдә без "үзизоляция тәртибен" бозсак, безгә административ эш яки җинаять эше ачылырга мөмкин диелгән.

Зөһрә Хамроева: "Карантинда бикләнеп калдык. Волонтерлар килүдән баш тарта"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00
йөкләү

Мин әлеге кисәтүне имзалаудан баш тарттым. Нигә? Чөнки мин "кайнар элемтә"гә дә, 8-800-200-34-11 дип күрсәтелгән волонтерлар хезмәтенә дә шалтыраттым, ләкин волонтерлар безгә килүдән баш тартты, анда миңа турыдан-туры "Без хезмәткәрләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз" диделәр. Шуннан соң мин Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының "кайнар элемтәсе"нә шалтыраттым, алар миңа Казанның социаль яклау хезмәтенең ике телефон номерын бирде. Бер номерга шалтыраттым: "Без моның белән шөгыльләнмибез" диделәр, икенче номер гел мәшгуль, алар белән гомумән элемтәгә кереп булмады.

Ярдәм хезмәтләре эшләми, дәүләт безгә берничек тә ярдәм итми

Бүгенге көндә миңа дарулар кирәк, энемнең инде икенче көн температурасы 37,7. Минем үземнең дә кичә температура булды, бүген, шөкер, ул юк, ләкин тәнем сызлый. Табиб безгә антибиотик эчәргә кушты. Дару кирәк, ләкин аны кайдан сатып алырга? Нишләргә белмибез. Дәүләт безгә берничек тә ярдәм итә алмый.

Урамга чыга алмыйбыз, башка кешеләрне дә куркыныч астына куясы килми. Икенче яктан, чыкмыйча да булдыра алмыйм, фатирда ятып үлә алмыйбыз бит инде. Шул гына кала булып чыга. Ашамлыклар да бетә, дару да җитми.

— Ә сезгә нинди волонтерлар ярдәм итүдән баш тартты?

— Бу республика буенча ярдәм күрсәтү волонтерлары. Мин карантинда булганымны аңлаттым, коронавирус табылган кеше белән элемтәдә булганымны әйттем, дарулар кирәк дип сорадым. Юк, без хезмәткәрләребезне куркыныч астына куя алмыйбыз, дип кенә әйттеләр.

Мин үзем хәзер эшләмим, инвалид энекәшемне карыйм, дарулар кыйбат

Мин дарулар һәм ашамлыкларны таксистлар аша заказ ясап карадым. Аларда контактсыз ризык китерү хезмәте бар, алып килделәр. Ләкин моның бәясе 350-400 сум чамасы. Мин ике тапкыр заказ ясадым, бу миңа 700ләп сумга басты. Сүз курьерлар хезмәте турында бара. Мин үзем хәзер эшләмим, инвалид энекәшемне карыйм, дарулар кыйбат. Хәзерге хәлебезне исәпкә алганда, ризык, дару китерү хезмәтен куллана алмыйм. Мин аның өчен акча җиткерә алмаячакмын.

— Табиб даруларны үзе килеп яздымы соң, әллә телефоннанмы?

— Терапевт безгә үзе килде, өйгә керде, ул амоциклав эчегез дип язып китте. Мин аңа әйттем, безгә киләсез икән, фатирыбызга керәсез икән, ник даруларны алу механизмын да ясап булмый? Нинди дару әйтәчәгегезне беләсез бит, без онлайн түләрбез, түләүгә каршы түгелбез, әмма чыгып йөри алмыйбыз, дип аңлаттык. Бу механизмны ничек тә булса көйләп буладыр бит. Барыбер табиб фатирыбызга килә. Алар ябык киемнән килә, имин дип уйлыйм.

Безгә урамга чыгу тыела. Даруга рецепт бар, ә аны сатып ала алмыйбыз

Табиблар, без моны эшләргә тиеш түгел, ди. Моны да аңлыйм, табиблар да гаепле түгел. Ләкин безгә дә нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Безгә урамга чыгу тыела. Даруга рецепт бирелә, ә без аны сатып ала алмыйбыз. Алайса безгә килүдән ни файда?! Безгә ятып үләргә генә кала монда, бүтән берни эшләп булмый бит.

Дәүләт барысын да оештырган дип әйтә, әмма чынында механизм көйләнмәгән. Мин дә, балам да, энем дә — Русия ватандашлары. Минем карантинны бозасым килми, башкаларны куркыныч астына куярга теләмим. Әмма үзем, балам, энем өчен дә борчылам.

Зөһрә Хамроева 1968 елда Үзбәкстанда туган. Гаиләсе белән 1983 елда Казанга күченеп кайткан. Казан юридик институтын тәмамлаган. Һөнәре белән юрист. "Мемориал" хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итә. "Помощь" хокук үзәгенең адвокаты булып эшли. Кияүдә, кызы бар.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG