Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 974 ширкәте изоляция тәртибеннән чыгып эш башлый


Башкортстан хөкүмәте тулаем изоляция тәртибе вакытында эшен дәвам итүче оешмалар исемлеген киңәйтте.

6 апрельдә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров белдергәнчә, республикада барлыгы 974 ширкәт яңадан эшкә тотыначак. Болар авыл хуҗалыгы оешмалары, үсемлек орлыклары сатучылар, урман җитештерүчеләр, җылылык һәм электр контроле, төзелеш, техник хезмәт күрсәтү, финанс-кредит оешмалары дип хәбәр итә Башинформ.

Яңадан эшкә тотынган ширкәтләрдә хезмәткәрләргә битлек кию, кулларын дезинфекцияләү, тән кызулыгын тикшерү, эш урыннарын инфекциядән чистартып тору мәҗбүри булачак. Һәр хезмәткәргә эшкә йөрү өчен рөхсәт кәгазе язып бирелергә тиеш.

Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров эпидемиологик хәлгә куркыныч туган очракта бу оешмаларның эшчәнлеге кире туктатылачак дип искәрткән.

6 апрельдә Башкортстан хөкүмәте карары белән 15 тармактагы кече һәм урта бизнес оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү програмы расланды. Бу максаттан 15 млрд сум бүлеп биреләчәге әйтелде.

Назаров белдергәнчә, апрель ахырына кадәр ярдәм чараларының икенче өлеше дә әзер булачак. Ул кадастр бәясе, ташламалар, субсидияләр, коммуналь түләүләрне кичектерү кебек чараларны үз эченә алачак.

“Икътисад сулыш ала башласын өчен ширкәтләрне ачабыз. Ләкин кешеләрне йогыштан сакларга кирәк. Банкларда ара калдырып басу, дезинфекцияне тәэмин итәргә кирәк, халык бер урынга тупланып тормасын”, дип кисәткән Назаров.

XS
SM
MD
LG