Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада медицина хезмәткәләрен эш хакларын кисеп изоляция вакытында ял алырга мәҗбүр итәләр


Ашыгыч ярдәм машинасы
Ашыгыч ярдәм машинасы

Хастаханә җитәкчелеге ялга китмәгән очракта аларны инфекция бүлегенә күчереп тору белән яный.

Түбән Камада "Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе" җитәкчелеге эшчеләрне хезмәт хакы саклану шарты белән изоляциягә җибәрүдән баш тарта һәм үз теләкләре белән ялга киту яки административ ялу алу турында гариза язмаган очракта алар ризалыгыннан башка инфекцион хастаханәгә җибәрү белән яный. Бу хакта "Idel.Реалии"га медицина оешмасының дәвалау физкультурасы инструкторы Наталья Москвина сөйләде. Махсус киемне дә хастаханә хезмәткәрләре үзләре тегәргә яки үз акчасына сатып алырга мәҗбүр.

Хезмәт килешүе нигезендә медицина хезмәткәрләренең төп үз белгечлегенә караган эшләре булмаган вакытта җитәкчелек аларны бер айга кадәр теләсә нинди башка эшкә җибәрә ала.

"Әйе алай эшли алалар, әмма канунда тормышка һәм сәламәтлеккә зыян килгән очракта күчереп йөртү, башка урынга җибәрү тыела дип язылган", ди Москвина.

Аның сүзләренчә, күп кенә учреждениләр изоляциягә җибәрелгән һәм аларга тариф ставкасының өчтән ике өлеше түләнә. Моның өчен бюджеттан акчалар бүленгән.

"Бу очракта ни өчен экономияләү, моның нинди максаттан эшләнүе, болай да авыр выкытта вәзгыятьне кискенләштерүләре аңлашылмый", ди ул.

Коронавирус таралмау сәбәпле, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 1 апрельдән планлы амбулатор медицина ярдәме күрсәтүне һәм хастаханәләргә салу өчен кешеләрне кабул итүне вакытлыча туктатып торды. Шул ук вакытта Москвина әйтүенчә, поликлиника идарәсе 3 апрельгә кадәр авыруларны кабул итәргә мәҗбүр иткән.

"Без сертификатыбыз булмаган эш (инфекция бүлеге) белән шөгыльләнергә теләмибез. Без аны эшләргә хокуклы түгел. Безне хезмәт хакының тариф ставкасының өчтән ике өлеше (10 мең сум) саклану шарты белән изоляциягә җибәрергә тиешләр иде. Бу эшләнмәде", диде ул.

Москвина поликлиника идарәсе тарафыннан хокук бозылу турында берничә мөрәҗәгать юллаган. Татарстан хезмәт инспекциясеннән җавап инде килгән. Анда хастаханә җитәкчелегенә хеәмәт кануннарын бозу ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелгәне әйтелә.

Шулай ук ул "Агора" хокук яклау үзәгенә дә мөрәҗәгать иткән. Адвокат Валерия Аршинова сүзләренчә, хастаханә идарәсе гамәлләре канунсыз санала.

"Президент барысы да эшне туктатырга тиеш диде. Әмма акча кайдан алырга әйтмәде. Әмма монда башка хәл, ул дәүләт оешмасы һәм аның бюджет акчалары бар", ди ул.

XS
SM
MD
LG