Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов 24 сентябрьгә кадәр сак астында кала


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Екатеринбур шәһәрендәге Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны тагын ярты елга сак астында калдырды.

Башкорт сәясәтчесе һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовның сак астында калу вакыты 24 сентябрьгә кадәр озайтыла. 6 апрельдә Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе шундый карар чыгарган. Бу турыда “Эхо Москвы в Уфе” Дилмөхәммәтовның адвокаты Алексей Захаров сүзләренә таянып яза. Захаров мәхкәмә утырышында читтән торып, видеоэлемтә аша катнашкан.

Адвокат аңлатканча, җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылганнан соң гаепләнүченең сак астында тотылу вакыты ярты елга озайтыла ала. Мәхкәмәнең беренче утырышы кайчан буласы әлегә төгәл билгеле түгел. Адвокат әйткәнчә, Дилмөхәммәтов эшен Самардагы хәрби мәхкәмә караячак. Эшләрнең берсе “террорчылыкны аклау” маддәсе нигезендә ачылган, бу төр эшләр хәрби мәхкәмәләр тарафыннан карала дип аңлаткан адвокат.

Айрат Дилмөхәммәтовка каршы биш җинаять эше ачылган. Ул 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Апрельдә Дилмөхәммәтовка каршы “террорчылыкка чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды. Октябрьдә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше кузгатылды. Соңгысы “террорчылыкны финанслау” маддәсе нигезендә ачылды.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

2019 елның маенда Айрат Дилмөхәммәтов үзенә рухи, матди һәм мәгълүмати ярдәм сорап Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG