Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең шәхси бөлгенлеккә төшү очраклары 70 процентка арткан


Бу елның беренче өч аенда 22,4 мең русияле мәхкәмә аша банкрот дип танылган.

2020 елның гыйнвар-март айларында бөлгенлеккә төшү турында мәхкәмә аркылы белдергән русияләр саны 22,4 меңгә җиткән. Бу узган елның шул ук айлары белән чагыштырганда 68 процентка күбрәк дип яза РБК. Басма Бөлгенлеккә төшү турында мәгълүматның бердәм федераль реестрына сылтана.

Бөлгенлеккә төшү очраклары аеруча төбәкләрдә арта. Мәскәүдә банкротлар саны 40,5 процентка күбәйгән булса, Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Удмуртиядә аларның саны ике тапкырга диярлек арткан.

Федераль агентлыкның җитәкчесе Алексей Юхнин сүзләренчә, бантротлыкка чыгу очраклары күбәю табигый рәвештә бара, ул мәхкәмә эшчәнлегенең киңәүе һәм кешеләр банкротлык процедурасы хакында торган саен күбрәк белүеннән тора. Ләкин Юхнин Русиядә кризис аркасында мондый очракларның саны кискен үсеп китүе, кайбер кешеләрне бурычлары өчен мәхкәмә уздырып тормый да банкрот дип игълан итүләре мөмкин ди.

Кредит тарихлары илкүләм бюросы саннарына караганда, 2019 елның 1 ноябренә банкларга бурычын түли алмый торган русияләрнең саны 1 миллионнан арткан. Аларның һәрберсенең бурычы 500 меңнән ашкан, һәм алар бурычларын өчәр айдан артык түли алмый интегә.

XS
SM
MD
LG