Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәтләренең 30 проценты хезмәткәрләрен түләүсез ялга чыгарга мәҗбүр иткән


Изоляция тәртибе кертелү сәбәпле оешмаларның яртысы диярлек хезмәткәрләрен тулы булмаган эш көненә күчереп, эш хакларын киметкән.

Русиядәге ширкәтләрнең өчтән бере илдә игълан ителгән "ял атнасы" вакытында хезмәткәрләрен үз исәпләренә ял алырга мәҗбүр иткән. 25 мартта илкүләм "ял атнасы" игълан иткәндә Русия президенты Владимир Путин өйдә утырган көннәр өчен хезмәт хакы сакланачак дигән иде. “2020 ел башы “шок” вакыйгаларының социаль-икътисади нәтиҗәсе” стратегик тикшеренү үзәге сораштыруы нәтиҗәләре хакында РБК яза.

Социологлар ачыклаганча, ширкәтләрнең күпчелек өлеше изоляциягә бәйле ял көннәре вакытында хезмәткәрләренә эш хакы түли алмый. Аларның 30 процентка якыны хезмәткәрләрен түләүсез ялга озатырга, 49 проценты эшчеләрен тулы булмаган эш көненә күчереп, хезмәт хакларын киметергә мәҗбүр булган.

20 проценттан артык ширкәтләр эш сәгатьләрен шул килеш калдырып, эш хакларын 20 процентка кискән. Оешмаларның биштән бере хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчереп, аларның хезмәт хакын киметкән. Ширкәтләрнең 16 процентында кешеләрне эшеннән җибәрә башлаганнар.

Сораштыру 31 марттан 2 апрельгә кадәр барган. Путин карары белән бу көннәр "ял атнасы" дип игълан ителде.

Әлеге чара илдә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле кертелде. 2 апрельдә Путин ял көннәрен ай ахырына кадәр озайтты.

XS
SM
MD
LG