Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ: Рөстәм Миңнеханов коронавирус торышы турында телевидениедан чыгыш ясарга тиеш


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан атнага бер тапкыр республикада коронавирус белән бәйле хәлләр торышын сөйләвен сорый.

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президентының кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать юллаган. Активистлар президентның республикада коронавирус сәбәпле хәлләрнең торышын бәяләп чыгыш ясавын сорыйлар.

“Бу борчулы көннәрдә сезне Татарстан халкы белән бергә булырга чакырабыз. Сез атнага бер тапкыр вазгыятькә бәя биреп, алдагы көннәргә планнар турында сөйләсәгез, сайлаучыларга бу ярдәм булыр иде”, дип яза активистлар.

Хатта шулай ук мөмкин кадәр күбрәк кешегә тест ясатырга, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәҗбри тикшерү уздырырга кирәклеге әйтелә.
“Көньяк Корея тәҗрибәсе күрсәткәнчә, иртә диагностика коронавирусны җиңүдә иң зур шарт булып тора. Авыру башлангыч дәрәҗәсендә ачыкланса, ул бик аз тарала, авыручыларны тиз арада дәвалап була. Көньяк Корея Тышкы эшләр министры Кан Гён белдергәнчә, нәкъ менә тестлар ясату илдә үлүчеләр саны аз булуга китергән”, дип искәртә авторлар.

Активистлар республика хастаханәләрендә кирәк кадәр санда төзек үпкә җилләтү җайланмалары (ИВЛ) булдыру зарур дип белдерә.
“Медиалар Татарстанда 1400 аппарат булуын хәбәр итә. Ләкин алар төзекме, аларга хезмәт күрсәтүче белемле хезмәткәр бармы – монысы билгесез. Җиһазларны Русия җитештерүчеләреннән сатып алу мөмкинлеге булмаган очракта, аларны Татарстанда тиз арада эшләп чыгара башларлык оешмалар бар”, диелә хатта.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русиянең Киров, Пенза, Самар өлкәләре, Башкортстан республикасы ИВЛ җайланмаларын өстәмә рәвештә сатып ала башлаган. 3 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада 754 данә ИВЛ җайланмасы барлыгын, тагын 35 төзекләндереләчәген һәм 116 аппарат сатып алыначагын әйткән иде.

Татарстанда COVID-19 вирусы 41 кешедә расланган, шуларның сигезе савыккан. Соңгы тәүлектә яңа авырулар ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG