Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын берничә хастаханә карантинга ябылды


Октябрьски, Бәләбәй, Бөре шәһәрләрендә хастаханәләрдә бүлекләр ябылды, авырулар кабул ителми. 

Башкортстанның Октябрьски шәһәре 1нче санлы хастаханәсендә ике бүлек карантинга ябылган. Шулай ук Бәләбәй үзәк хастаханәсе, Бөре шәһәре хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинда. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.

Хастаханәләрдә савыккан авыруларны чыгару һәм яңаларын кабул итү туктатылган. Бөтен хастаханәләрдә эпидемиягә каршы чаралар күрелә, бүлмәләр дезинфекцияләнә, коронавируска тест ясау өчен биологик материал алына.

Башкортстанның Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты да карантинда. Яңа пациентлар кабул ителми, өенә кайтарып җибәрелергә тиеш булганнары планлы рәвештә хастаханәдән чыгарыла. Башкортстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бала тудыру йорты дүшәмбедән бирле карантинда.

6 апрельдә Уфадагы Республика клиник хастаханәсе ике атнага карантинга ябылды. Моңа якшәмбе көнне баш мие шешүеннән үлгән авыруда коронавирус табылуы сәбәп булды. Роспотребнардзор карары белән хастаханәдә карантин игълан ителде. Хастаханәдәге 600 ләп авыру, якынча шул кадәр үк медицина хезмәткәре – барлыгы 1200 кеше бикләнеп тотыла. Хастаханәдән чыгарга яки анда керергә рөхсәт юк. Бу пандемия вакытында чир таралмасын өчен кертелгән кырыс таләп.

XS
SM
MD
LG