Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы коронавирус турында рәсми саннарга ышанмый


Респондентлар коронавирус белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр саны киметеп күрсәтелә дип саный.

Икътисад югары мәктәбе уздырган тикшеренү ачыклаганча, русияләр хакимият COVID-19 вирусы таралуга бәйле саннарны киметеп күрсәтә дип саный. Бу турыда Коммерсантъ яза.

Сораштыру 4-5 апрель көннәрендә уздырылган, анда 3 меңнән артык кеше катнашкан.

Респондентларның күпчелеге коронавирусны шактый куркыныч әйбер дип саный. Март белән чагыштырганда, хәлнең җитди булуын күбрәк кеше таный башлаган. Бары 10 проценты гына эпидемияне “уйдырма” дип атаган.

Респондентларның 53 проценты изоляция тәртибен вируска каршы көрәштә нәтиҗәле чара дип санавын әйткән. Хакимият карарларын җитәрлек дәрәҗәдә кырыс дип санаучылар белән бу чараларны тагын да кырыслатырга кирәк дип уйлаучылар саны якынча бертигез.

Респондентларның 36 проценты Русия медицина системы эпидемияне җиңү өчен җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле түгел дип борчыла.
Халыкның күпчелек өлеше эпидемия аркасында керемнәре кимүен әйткән. Бик зур өлеше керемнәрен югалткан ватандашларга финанс ярдәме күрсәтелергә тиеш дигән.

8 апрельгә Русиядә COVID-19 вирусы 8672 кешедә расланган. 63 кеше үлгән. Соңгы ике көндә авыручылар саны тәүлегенә меңәр кешегә арта бара.

Мәскәүдә һәм Русия төбәкләренең күпчелегендә коронавирус эпидемиясе сәбәпле изоляция тәртибе кертелде. Русия президенты карары белән 30 марттан апрель ахырына кадәр "ял көннәре" игълан ителде. Русия ширкәтләренең бер өлеше хезмәткәрләрен түләүсез ялга озатты, күпчелеге хезмәт хакларын киметте.

XS
SM
MD
LG