Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бөтен хосусый лабораторияләргә COVID-19 тестлары ясарга рөхсәт ителде


Коронавируска уңай нәтиҗәләр булса, алар турында лабораторияләр Роспотребнадзорга хәбәр итеп торырга тиеш.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин илдәге бөтен дәүләти һәм хосусый лабораторияләргә коронавирустан тестлар ясарга рөхсәт бирде. Бу турыда карар хөкүмәтнең рәсми сайтында дөнья күрде.

Мишустин бу карарны “һәр кеше сәламәтлеген тикшереп карарга мөмкинлек алсын өчен” кабул ителүен белдерә.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавируска 800 меңгә якын тест уздырылган. Тестлар саны ягыннан Русия дөньяда беренче өчлектә дигән премьер.

Аның сүзләренчә, тест ясау хезмәте күрсәтергә теләп гариза биргән барлык хосусый лабораторияләр дә моңа рөхсәт алган. Коронавирус раслану очраклары турында лабораторияләр Роспотребнадзорга хәбәр итеп барырга тиеш.

Русиядә тестлар җитәрлек күләмдә дип белдергән премьер. Алай гына да түгел, хөкүмәт тестларны дөньяның 30 дан артык иленә дә җибәргән. Бу Русиягә чит илләрдән инфекция үтеп кермәсен өчен эшләнә дип аңлаткан Мишустин.

Шул ук вакытта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш пульмонологы Сергей Авдеев биоматериаллар аркылы тикшерү тестлары 70-80 процент кына дөреслеккә ия дип белдергән. Аның сүзләренчә, тест коронавирус барлыгын күрсәтмәгән килеш кешедә вирус булу очраклары бар. Авдеев COVID-19ны ачыклауның иң төгәл ысулы дип санак томографиясе ясауны атый.

8 апрель санннарынча, Русиядә коронавирус 8672 кешедә расланган, шуларның 1175 очрагы соңгы тәүлектә ачыкланган.

XS
SM
MD
LG