Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы теркәлгән


Татарстанда яңа очраклар турында хәбәр ителми. Башкортстанда 18 яңа очрак, авыручылар саны 40ка җитте.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 вирусы тагын 1786 кешедә расланган. 18 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Мәскәүдә 1124 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 182, Коми республикасында – 58, Петербурда 35.

Моннан тыш, Ульян өлкәсендә бер тәүлектә 34 яңа очрак расланган. Чуашстанда соңгы тәүлектә 22 авыру ачыкланган.

Татарстандагы яңа очраклар хакында хәбәр ителми. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова республика буенча саннар өч көнгә бер хәбәр ителә дигән иде. Бу республикада ясалган тестларның бер өлешен Новосибирскидагы “Вектор” оешмасына җибәреп раслату зарурлыгы белән аңлатылды. 9 апрельгә Татарстанда COVID-19 диагнозлы 50 авыру теркәлгән, унысы савыккан.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 18 яңа очрак расланган, авыручылар саны 40ка җитте. Алар арасында Уфадагы республика клиник хастаханәсенең тугыз хезмәткәре дә бар.

Ил буенча авыручылар саны 11 917, эпидемия башыннан бирле 94 кеше үлгән. 795 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG