Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 170 кешенең анализы яңадан коронавирус тикшерүенә җибәрелгән


9 апрельдә Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә ямаш шештән үлгән кешенең анализлары коронавирус барлыгын күрсәткәннән соң, хастаханәне карантинга яптылар.

Башкортстанда Мәләүез шәһәре хастаханәсе карантинга ябылган. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә Роспотребназдорның республика бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев хәбәр итте. 9 апрельдә Мәләвез шәһәре хастаханәсендә үлгән бер авыруның анализлары анда коронавирус булуын күрсәткән иде, үлемнең сәбәбе коронавирус түгел, бу кеше яман шештән интеккән диелде.

Киңәшмәдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Республика клиник хастаханәсендә килеп туган хәлләр турында да сөйләде. Министр сүзләренчә, хастаханә хезмәткәрләре һәм андагы авырулардан анализлар алынган, шуларның 170е кабат экспертизага җибәрелгән. “170е тагын бер кат тикшерелергә тиеш, һәм шуңа күрә алар объектив бәя бирелсен өчен һәм нәтиҗәләре раслансын өчен Роспотребнадзорга җибәрелде” диде Забелин. Министр сүзләренчә, диагностика барлыгы 2,5 меңнән артык кешене колачлый, табиблар белән хастаханәдән читтә аралашкан булырга мөмкин кешеләр дә тикшерелә.

9 апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 50 кешенең шикле тесты яңадан тикшерелүгә җибәрелүен белдергән иде. 10 апрельдә исә республикада тагын 18 кешедә коронавирус раслануы рәсми хәбәр ителде.

Забелин белдергәнчә, республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре йогышлы авырулар дәвалаучы һоспитальләрдә эшләүчеләргә тиңләнәчәк, аларга тиешле федераль акчалар түләнәчәк.

Бүген шулай үк кайбер мәгълүмат чаралары, Уфаның онкология хастахәнәсе дә карантинга ябылды дигән хәбәрләр тараткан идее. Әмма Изикәев белдергәнчә, Уфа шәһәренең онкодиспансеры карантинга ябылу хакында хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Чыннан да, яман шештән дәваланучы авыруларның берсе коронавирус булуда шикләнелә, ләкин ул йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды, онкология хастаханәсен япмаска карар ителде диде Изикәев. Аның сүзләренчә, хәзер Башкортстанда бөтен хастаханәләр дә югары әзерлек тәртибендә эшли.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның тагын 18 очрагы расланды. Министр авырулар саны артуны вируска тикшерүләрнең күбрәк уздырылуы белән аңлатты.

Брифингта шулай ук Уфаның 6нчы санлы хастаханәсе профилен алыштырганы да хәбәр ителде, ул хәзер коронавирус расланган авыруларны кабул итә башлаячак.

XS
SM
MD
LG