Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге кырымнарны Русия гаскәренә чакыруны хөкем итте


Акъярда хәрби хезмәтка алынучылар
Акъярда хәрби хезмәтка алынучылар

Европа берлеге кырымнарны Русия гаскәренә мәҗбүри чакыруны халыкара хокук бозу дип саный.

Европа берлеге Русияне кырымнарны хәрби хезмәткә чакыруны хөкем итте, моны халыкара һуманитар хокукны бозу дип атады. Бу хакта Европа берлегенең тышкы элемтәләр хезмәте белдерүендә әйтелә.

Русия Федерациясе Кырым автоном республикасы һәм Акъяр шәһәре халкын Русия кораллы көчләрендә хезмәт итәргә мәҗбүрили, диелә халыкара оешманың рәсми сайтында.

Русия халыкара хокук нормалары нигезендә ярымутрауда кеше хокукларын үтәүне тәэмин итәргә тиеш, дип искәртелә.

Белдерүдә шулай ук Европа берлеге Кырым аннексиясен танымавы, "халыкара билгеләнгән чикләр кысаларында Украинаның бәйсезлеге һәм бербөтенлеген яклауда какшамас булып кала бирүе" турында әйтелә.

4 апрельдә Русия саклану министрлыгы хәрби хезмәткә 3 300 кырымлы чакырылачак дип белдерде. Гаскәргә алынучыларның күпчелеге Русия хәрби бүлекләрендә хезмәт итәчәк диелде.

XS
SM
MD
LG