Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК+ илләре нефть чыгаруны киметергә килеште


Согуд Гарәбстаны энергетика министры шаһзадә Салман әл-Согуд һәм Русия энергетика министры Александр Новак
Согуд Гарәбстаны энергетика министры шаһзадә Салман әл-Согуд һәм Русия энергетика министры Александр Новак

Майда һәм июньдә нефтьнең тәүлеклек табышы 9,7 миллион мичкәгә киметеләчәк. Бу соңгы айларда кара алтын бәясенең төшеүен туктату өчен эшләнә.

Нефть экспортлаучы илләрнең ОПЕК+ төркеме нефть чыгаруга чикләүләр кертеләсен белдерде. Дүрт көн дәвамында барган сөйләшүләрдән соң бу илләр вәкилләре кара алтын чыгаруны тәүлегенә 9,7 миллион мичкәгә киметү хакында килешкән. Бу чикләүләр май һәм июнь айларында гамәлдә булачак.

Reuters язганча, килешү АКШ президенты Дональд Трамп басымы астында барган. Трамп дөньяда нефть бәяләренең төшүен туктатуга ирешергә теләгән.

Нефть чыгаруны бу кадәр киметү тарихта моңарчы булганы юк иде, бу 2008 елдагы кризис вакытында чикләүләрдән дүрт тапкыр зуррак күләм. Килешүгә ярашлы, нефть экспортлаучы илләр 2022 елның апреленә кадәр акрынлап кара алтын чыгаруны киметергә тиеш була.
Дональд Трамп Твиттерда әлеге килешүнең АКШ энергетика тармакларында йөзләрчә мең эш урынннарын саклап калырга мөмкинлек бирәчәген әйтте. Ул әлеге килешүгә ирешүдә ярдәмнәре өчен Русия президенты Владимир Путин һәм Согуд Гарәбстаны патшасы Салманга рәхмәт белдергән.

ТАСС язганча, ОПЕК+ төркеменә кергән 23 илнең барысы да килешүне хуплаган. Бары Мексика гына үзенә тиешле 400 мең мичкә урынына тәүлегенә 100 мичкә генә киметергә ризалашкан. Калган 300 мең мичкә нефть киметүне Мексика урынына АКШ үз өстенә алачак диелә.

Кытайда тарала башлаган яңа коронавирус эпидемиясе сәбәпле 2020 ел башыннан дөньяда нефть куллану кимеде, шуңа күрә кара алтын арзанайды. 6 мартта ОПЕК+ төркеме илләре нефть чыгаруны киметү турында килешүне озайта алмады. Нәтиҗәдә нефть 18 елга беренче тапкыр иң арзан бәяләргә сатыла башлады.

XS
SM
MD
LG