Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда изоляция вакытында үтерү, урлау, алдаулар арткан


Урлаулар ике тапкырга диярлек арткан, алдаучылар өч тапкырга активлашкан.

Казанда "үзизоляция тәртибе" вакытында үтерү, урлау, алдау, интернеттан урлау очраклы арта. Бу хакта бүген Казан мэриясенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәренең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, карантин чаралары кертелгәч, җинаятьләр саны беренче атнада 8 процентка, икенче атнада 14 процентка кимегән. Шул вакытта көнкүрештә жинаятьләр арткан.

“Үтерү, көнкүрештә исерек килеш кеше сәламәтлегенә зыян китерү очраклары арта. Ике атна эчендә урлаулар күбәйде. Элек атнасына 8 очрак булса, хәзер үзизоляци вакытында 10-14кә җитте. Урлаулар гадәттә кибетләрдә кылына. Азык-төлек һәм исерткеч эчемлек урлыйлар.

Бүгенге вазгыятькә мошенниклар яраклашты. Һәр өченче җинаять мәгълүмати-телекоммуникация технология өлкәсендә башкарылган. Җиңү отачагын ышандырып, хисаплардан акча урлау очраклары арта. Элек аена 2-3 очрак булса, хәзер атнасына 10га җитте.

Мошенниклар кулына даруханәләр дә эләкте. Алар мөдир исеменнән хезмәткәрләргә шалтратып медицина тауарлары сатып алуга дип акча күчерүне сорый”, диде Валерий Саматошенков.

Битлекләр сату белән бәйле дә интернетта җинаятьләр күбәйгән. Бәя арттыручылар да ишәйгән.

“Социаль челтәрдә мошенниклар саклану чараларын күпләп сатып алырга тәкъдим итә. Урланган акчаларның суммасы 15меңнән 30 мең сумга кадәр. Спекулянтлар барлыкка килде. Битлеккә бәяләрне арттыралар. Казанда элек хөкем ителгән 30 яшьлек кешене кулга алдылар. Ул битлекләрне кыйммәт бәягә күпләп сатуны оештырган була. Аннан 50 мең битлек һәм 1,5 млн сум акча алынды”, диде Саматошенков.

Казанда эшкә барырга рөхсәт бирүче кәгазьләрнең Татарстан хөкүмәте раслаган үрнәккә туры килмәү очраклары күп. Тикшерелгән 654 белешмә кәгазенең 562се расланмаган булуы ачыкланган.

Русия президенты Владимир Путин карары белән илдә 30 марттан апрель ахырына кадәр "үзизоляция тәртибе" кертелде. Халыкка кирәксезгә урамга чыгу тыела, бу таләпне бозучылар штрафка тартыла.

Изоляция вакытында исерткеч эчемлекләр сатып алу артуы турында да хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG