Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" нефть чыгаруны киметкән очракта аны эшкәртүне арттырачак


Наил Мәганов

ОПЕК+ килешүе кысаларында Русия кара алтын чыгаруны тәүлегенә 2,5 миллион мичкәгә киметергә тиеш. 

12 апрельдә дөньяның нефть экспортлаучы илләре кара алтын чыгаруны киметү турында килешүгә килгәннән соң Русия нефтьнең тәүлеклек табышын 2,5 миллион мичкәгә киметәчәк. Бу шартларда “Татнефть” ширкәте кара алтынны чыгару урынына аны эшкәртүгә күбрәк игътибар бирә башлаячак. Бу турыда ширкәтнең җитәкчесе Наил Мәганов “Вести недели” тапшыруында әйтте.

“Без элеккечә сәнәгать үсешенә инвестицияләребезне дәвам итәчәкбез. Аларны нефть чыгару өлкәсеннән башка тарафларга юнәлтергә телибез: нефть эшкәртүгә, нефть химиясенә, башка процессларга күбрәк акча кертәчәкбез”, дигән Мәганов.

ОПЕК+ төркеме нефть чыгаруны май һәм июнь айларында тәүлегенә 9,7 миллион мичкәгә киметәчәк.

Яңа килешү төзелгәннән соң Русия нефть ширкәтләренең хиссәләре 1,5 - 3 процентка очсызланды дип хәбәр итә РБК.

“Татнефть” хиссәләре 2,34 процентка, “Башнефть” – 1,85 процентка очсызланган.

Нефть бәяләре үскән очракта да нефть чыгару кимүе аркасында ширкәтләр керемен арттыра алмаячак дип исәпләнә.
Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе 13 апрельгә 0,4 процентка артып, 31,36 доллар тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG